16+

Прививка ясатуны шәһәр прокуратурасы үз күзәтчелегенә ала?!

Башкала мэры Илсур Метшин предприятиеләрдә һәм учреждениеләрдә гриппка каршы прививка ясатуга гаять тә җитди карарга чакырды.

Прививка ясатуны шәһәр прокуратурасы үз күзәтчелегенә ала?!

Башкала мэры Илсур Метшин предприятиеләрдә һәм учреждениеләрдә гриппка каршы прививка ясатуга гаять тә җитди карарга чакырды.

Ул бу эшне шәһәр прокуратурасына үз күзәтчелегенә алырга тәкъдим итте, хәтта.

- Авырып хезмәт калдыру сәбәбендә, миллиардларча сумнар югалтабыз, ә иң мөһиме-казанлыларның сәламәтлеге, - дип искәртте ул бүген узган "эшлекле дүшәмбе" киңәшмәсендә.
Роспотребнадзор җитәкчесе урынбасары Алмас Имамов чыгышында әйтелгәнчә, максатчан рәвештә прививка үткәрү нәтиҗәсендә, балалар арасында 2006 елдан бирле полиомиелит, тумыштан кызамык һәм дифтерия, 2013 елдан кызамык белән авыручылар юк.

- Казанда авыруларның зур күпчелеген грипп һәм ОРВИ тәшкил итә, - диде Алмас Имамов, - быел өлкәннәргә прививка ясауда "Совигрипп" вакцинасы кулланыла. Балаларның - 82,6 һәм өлкәннәрнең 48 проценты гриппка каршы прививка узды. Шәһәр буенча иммунизация планы үтәлеше 5 ноябрьгә 52процентны тәшкил итә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading