16+

Психолог Регина Ибраһимова: «Селфи чиренең 3 этабы бар, соңгысы – иң куркынычы»

Соңгы вакытларда чәчәк кибетләре ялгыз ханымнарга селфи өчен прокатка 101 роза гөлләмәсе алу һәм «Мерседес» машинасында фотога төшү мөмкинлегенә кадәр тудыра. Әлеге бизнес аеруча Мәскәүдә күптәннән уңышлы эшләп килә икән. Анда хәтта фотога кочак­лашып төшү өчен егет тә чакыртыр­га була, диләр.

Психолог Регина Ибраһимова: «Селфи чиренең 3 этабы бар, соңгысы – иң куркынычы»

Соңгы вакытларда чәчәк кибетләре ялгыз ханымнарга селфи өчен прокатка 101 роза гөлләмәсе алу һәм «Мерседес» машинасында фотога төшү мөмкинлегенә кадәр тудыра. Әлеге бизнес аеруча Мәскәүдә күптәннән уңышлы эшләп килә икән. Анда хәтта фотога кочак­лашып төшү өчен егет тә чакыртыр­га була, диләр.

Селфи... Кайчандыр «Ну, погоди!» мультфильмындагы үз-үзен фотога төшергән бүрене күреп, рәхәтләнеп көлә идек. Ә хәзер бу бер дә көлке түгел. Хәтта аны психик авыруга кертәләр. Сүз шоу-бизнес йолдызлары хакында түгел, ә безнең балалар турында. Сүз дә юк, артистларга әлеге ысул - имидж, бюджетлы пиар һәм реклама.

Җәмәгатьчелектә, психолог­ларда, укытучыларда һәм әти-­әниләрдә селфи курку тудыра башлады. Әлеге чир кемгә яный? Ничек дәваланырга? Психолог Регина Ибраһимова белән нәкъ шушы темага әңгәмә кордык.



- Ни өчен яшьләр селфи белән мавыга? Бу эшсезлектәнме, үз-үзләрен артык яратудан чыккан шөгыльме?
- Бу агым балалар белән яшь­ләрдә генә түгел, өлкән буын вә­килләрендә дә шактый кызыксыну уятты. Селфи социаль челтәргә куяр өчен эшләнә. Ә анда синең үз аудиторияң һәм алар синең хәбәрләреңне күзәтеп тора. Заманында, мәсәлән, безнең әниләр, кайнар яңалыкларын хәбәр итәр өчен, телефоннан ахирәтләренә шалтыратканнар, бүлешкәннәр. Ә хәзер мода башкача. Селфи куеп, виртуаль дөньяда үзенчә бер ярыш башлана. Дусларың сиңа «лайк»лар куя. Менә шуларның саны аз булу баланы депрессиягә илтә дә. Шуңа да бүген күпләр үз-үзенә кул салуга әзер хәлдә.
Хәтерлисездер, күп лайклар җыям дип, бер бала көн дә иртән уяну белән идеаль селфи эшлим дип тырышкан. Бу эшкә җитди алынып, хәтта мәктәпкә йөрүеннән дә туктаган. Әмма селфи теләгәнчә чыкмаган. Малай, дарулар ашап, үз-үзен агулап үтермәкче була, әмма әнисе аны коткарып кала. Мондый мисаллар бихисап.

Өстәвенә, экстремаль шартларда фотога төшәм дип дөнья куйганнар да бик күп. Россиядә селфины биек йорт түбәләрендә, кыя, текә яр башында төшкәндә үлгәннәрнең саны берничә йөз кеше тәшкил итә. Шуңа да селфи хәзер куркыныч шөгыль дип санала. Фото ясау «кем-кемне уздыра» принцибына корылгач, гомеренә куркыныч янаганын уйлап та тормыйлар. Безнең психология бит шундый: берәү мактанса, без аны уздырыр­га тиеш.

Үз фотосын урнаштыручыларга лайк бары тик вакытлыча җиңеллек бирә. Селфи ясаучының лайк «доза»сы һәрвакыт артып тора: киләсе тапкыр «миңа ошый» төймәсенә тагы да күбрәк кеше басарга тиеш. Һәм моның ахыры булмаячак. Бу чир түгелмени? Фотокамера колына әйләнгән якыннарыбызны саклап калыр­га ашыгыйк.

- Селфи чире кемгә яный? Нинди холыклы кешеләр моның белән мавыга?
- Үз-үзенә түбән бәя бирүчеләр. «Мин кирәгенчә яхшы түгел», - дип фикерләүчеләр моның белән шөгыльләнә дә. Бу кешегә игътибар җитми, аның популяр буласы килә. Ә бит балалар гына түгел, өлкәннәр өчен дә тирә-­яктагыларның алар турында нинди фикер йөртүе, нәрсә уйлавы мөһим. Менә шул уйлар хроник депрессиягә илтә дә.

Ә икенче берәүләр шул фотоларны карап утыра. Ягъни аларда кеше тормышы белән кызыксыну уяна. Анысы да бер авыру.

- Берүпкәсез шөгыль балалар өчен хәвефле булып китмәсен өчен, әти-әниләргә нинди киңәш бирерсез?
- Беренче очракта әти-әни үзенең баласына нинди мөнә­сәбәттә икәненә игътибар итәргә тиеш. Сезнең аны яратуыгызны, аңа карата игътибарлы булуыгызны ул аңлыймы? Аның тышкы кыяфәте, холкы, кыланышлары турында аңа нәрсә әйтәсез? Баланың башка әйберләргә бәйлелеге юкмы? Гаджетлар, виртуаль уеннарга бәйле, качып тәмәке тарта, эчә... Чөнки бу барлык бәйлелекләрнең дә килеп чыгу табигате бер: мәхәббәт һәм ихтирам җитмәүдән. Әгәр дә гаиләдә аны тиешенчә яратмасалар, ул үзенә башка җирдән танылу эзли башлый.

«Син минем тормышымда бар һәм шуның өчен мин сине яратам да» дигәнне гаилә әгъзалары бер-берсенә сүз, кылган гамәлләре белән аңлатырга тиеш. Бернинди дә шартларга корылмаган мәхәббәт булган урында бар да яхшы була. Бала белән һәрчак позитив элемтәдә булырга кирәк. «Миңа ярдәм иткәнең өчен рәхмәт», «Телефоннан сөйләшкәндә комачауламаганың өчен рәхмәт», «Син шундый игътибарлы һәм кайгыртучан» кебек җылы сүзләрне жәлләмәскә тырышыгыз.

Ә селфи чиренең өч этабы бар. Менә соңгысы - иң куркынычы. Чөнки анда чын мәгънәсендә бәйлелек туа, кеше селфи ясамый торса, күңел төшенкелегенә бирелә, тормыш ямен югалта. Аның белән мавыгып, мөһим эшләрен бөтенләй оныта: уку артта кала, гаиләсе белән вакыт уздырмый... Көн дәвамында балагыз алты яки аннан күбрәк селфи ясый икән, димәк, уйланыр­га вакыт. Кичекмәстән тормыш кыйм­мәтләрен үзгәртегез. Селфига алмашка күңел рәхәтлеге бирә торган башка шөгыль уйлап табыгыз.


Фото: www.medikforum.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading