16+

Путинга каршы илләр исемлеге артты

АКШ, Канада, Евросоюз артыннан, кичә Австралия дә Россиягә карата санкцияләр кертүен белдерде. Алар Россиянең һәм Кырымның 12 гражданына материкка аяк басуны тыя. Ул кешеләрнең исемнәре әлегә ачылмый, аларның сәясәттә зур урыннар тотучы затлар икәне генә билгеле.

«Зур җиделек»кә керүче мәсләктәшләреннән калышмаска тырышып, Япония дә безнең илгә карата якын арада тыюлар кертү турында уйлана. Бу хакта кичә Токиода алтынчы «Россия - Япония инвестицияләр форумы» ачылышында премьер Синдзо Абэ хәбәр иткән.
Евросоюзның 20 һәм 21 март көннәрендә узачак саммитында Россиягә карата элек кертелгән тыюларны киңәйтү турында да сүз барачак. АКШтан аермалы буларак, ул бу мәсьәләдә саграк кылана. Икътисадлары түбән тәгәрәүдән куркып, Испания, Кипр, Италия кебек илләр тагын да катгый санкцияләр кертүгә каршы. Шул ук вакытта Евросоюзга керү тыелган россиялеләр исемлеген зурайту яклы дәүләтләр дә бар. Шундыйларның берсе - Польша.
АКШның исә, инде моңа кадәр кертелгән тыюлардан тыш, тагын да кискенрәк чараларга баруы да ихтимал. Америка сәясәтчесе Збигнев Бжезинский, Обама Украинага кораллануда ярдәм итәргә мөмкин, дип саный.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading