16+

Пычрак машиналар төзелеш мәйданчыгыннан чыгарылмый

Казанда 31 майга кадәр санитар чистарту икеайлыгы бара, гомумшәһәр өмәсе 26 апрельгә билгеләнгән.

Пычрак машиналар төзелеш мәйданчыгыннан чыгарылмый

Казанда 31 майга кадәр санитар чистарту икеайлыгы бара, гомумшәһәр өмәсе 26 апрельгә билгеләнгән.

«Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә шәһәр башкарма комитетының административ-техник инспекция идарәсе җитәкчесе Әлфир Шәмсетдинов сөйләгәнчә, Казанда 233 төзелеш ноктасы исәпләнә, шуның 154ендә төзелеш эшләре үткәрелә. - «Мегаполис», «Победа», «Тандем-Д», «Акташ», «Итиль техносервис», «Свей» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләре чисталыкны тәэмин итүгә үтә дә битараф карыйлар. 59 төзелеш мәйданчыгында машиналарның тәгәрмәчләрен юдыру җайланмасы гомумән юк, - диде Әлфир Шәмсетдинов.
Шушы хәбәрне ишеткәч, мэр Илсур Метшин төзелеш оешмаларын кискен тәнкыйть утына тотты. «Язгы якта «Казводзеленхоз», «Шәһәр күперләре», Киров районы юл оешмасы һәм башка предприятиеләр актив рәвештә санитар чистарту эшләре башкара, - диде мэр. - Юлларны шампунь белән юдырабыз диярлек, ә болар, күкрәкләрен киереп, юлга балчык чыгаралар. Бу - без үткәргән чистарту эшчәнлегенә аяк табанын сөртү белән бер».
«Чистарту чараларына салым түләүчеләр акчасы тотылуын искәртеп, мэр Илсур Метшин кагыйдәләрне санламаучыларга катгый мөнәсәбәт күрсәтергә чакырды. Йөк машинасы пычрак икән, юлына аркылы авыр бетон плитә куелсын, төзелеш мәйданчыгыннан чыга алмасын», - диде ул.
Шәһәр урамнарына пычрак чыгаручы төзелеш оешмаларына зур штрафлар салыначак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading