16+

Һәр адым – алгарышка

17-20 февральдә «Идел» яшьләр үзәгендә Универсиада авылы студентлар активы мәктәбенең беренче сменасы узды. Анда үткәрелгән көннәрнең кызуы әле дә кимемәгән. Активист Лилиянең көндәлеге шуны дәлилли.

Һәр адым – алгарышка

17-20 февральдә «Идел» яшьләр үзәгендә Универсиада авылы студентлар активы мәктәбенең беренче сменасы узды. Анда үткәрелгән көннәрнең кызуы әле дә кимемәгән. Активист Лилиянең көндәлеге шуны дәлилли.

Беренчеләр беренче көндә
Универсиада авылы активистларының мәктәбен оештыру бик кыю адым булырга тиеш. Студентларның бу фикере яшьләр үзәгенә аяк басуга ук юкка чыкты. Олы курслар беренчеләргә квест һәм багышлау оештырып, алдагы дүрт көнгә позитив һәм дәрт бүләк иттеләр. Багышлауда студентларны төрле җепләр белән уратып, вәгъдәләр бирдерделәр: оештыру җыелышларында «авырмаска», чараларга начар энергия белән килмәскә һәм, әлбәттә, креатив булырга!
Без, беренчеләр, бүлмәдәшләр белән танышып, төшке ашны ашап, футболкалар һәм блокнот-бейджларны алып, беренче дәрескә чаптык. Әлеге тренингны КФУның психология хезмәте оештырды. Студентларга «команда» төшенчәсен аңлатып бирергә, бүлмә буйлап, Браун молекулалары сыман сибелеп, санаулы мизгелләр эчендә дүртешәр, алтышар кешелек төркемнәргә бүлешергә куштылар. Әлеге биремнәрне бик җиңел генә үтәдек, әмма бот күтәреп ятарга вакыт юк иде: проектлар ясау вакыты җитте. Активистлар 30 минут эчендә чынга ашырырлык проектлар төзергә тиешләр иде. Студент халкының креативлыгына шаклар катарлык: кемдер сессия вакытында релакс бүлмәсе оештырырга, икенчеләре Универсиада авылыннан КФУга кадәр 50 процент ташламалы автобуслар булдырырга теләсә, өченчеләре, БМО ярдәмендә, кеше турындагы мәгълүматны космоска җибәрергә уйлый.
«Капустник» вакыты да килеп җитте. Үзебезнең төрле сәләтләребезне эшкә җигеп, тиз арада концерт оештырдык. Аны дискәтүк, аннары «шәмчек» алмаштырды. Бик арыган булсак та, тәндә һәм күңелдә ниндидер рәхәтлек сизеп, татлы йокыга талдык.

Беренче нурлар белән
Көннең беренче яртысы кабат проектларга багышланды. Проектлар Универсиада авылының үсеше белән бәйле булырга һәм җәмгыятьнең төрле өлкәләренә кагылырга тиеш иде. Барлык эшләр дә якланып беткәч, жюри үз нәтиҗәләрен әйтте: мәдәният өлкәсендә «Этнофестиваль», «Фан-клуб», «Оркестр», социаль темага бәйләнешле «Инфраструктура» һәм «Китапханә», массакүләм мәгълүмат чараларыннан «Мәгълүмат агентлыгы» һәм «Радио» проектлары җиңеп чыкты.
Төштән соң «Уникс»та «КФУның берләшүе» темасына дебатлар узды. Иң элек студентлар үз уку йортларының тарихы белән таныштырдылар, аннан бәхәсләр башланды. КФУның берләшүе яклы булучылар стипендияләрнең артуына, дәрәҗәле яңа дипломнар алуга басым ясаса, каршы булучылар төрле университетларның гореф-гадәтләре югалуыннан, факультетларның төрле җирдә урнашуыннан, бердәм студентлар шәһәрчеге булмаудан зарландылар. Нәтиҗәдә КФУның берләшүенә каршы булучылар җиңде.
Ял итәргә вакыт юк: алда бию ярышы көтә. Коридорларда һәм кече залда биючеләрнең бию ритмнары һәм девизлары ишетелә. Бәйге кызу булырга охшаган. Чыннан да, дүрт төркем концерт залын рәхәтләнеп «кыздырды». Әлеге ярыштан оештыручылар үзләре дә читтә калмады. Алар активистларга рус һәм татар халык биюләре, хип-хоп һәм R&b буенча мастер-класс күрсәттеләр. Нәтиҗәдә беренче урынны «Jay Ho» төркеме алды. Алардан бары бер баллга калышып, «Амазонки» төркеме икенче урынны яулады. Идәннәр дә, табаннар да кызышып беткәнгә, урындыкта утырырга түзәр чама калмаганга, бар да, дискәтүк игълан итүне көтеп тормыйча, бию залына агылды.

Соңгы төн иртәнге якта тәмамлана
Радиодан кабат «Уян» җыры яңгырады. Урамда суык булуга карамастан, зарядкага кеше хәйран җыелды. Иртәнге ашны ашауга, активлар мәктәбендә катнашучыларны 5 төркемгә бүлеп, квест оештырдылар. Студентлар, кулга-кул тотынышып, лазер аша үттеләр, төрле аждаһа фигуралары ясадылар, бер-берсен кулдан-кулга күчереп йөрттеләр, бер-берсенә биш әфлисун атышып уйнадылар.
Гала-концерт өч көндә булган вакыйгаларны үз эченә туплаган видео-презентация белән башланып китте. Аннан 2-3 сәгать эчендә әзерләнгән номерлар куелды. Концертның «йөземе» - активлар мәктәбенең беренче тапкыр үз гимны яңгыравы һәм Универсиада авылының үз газетасы чыгуы. Чарадан соң «шәмчек» оештырылды. Гитара тавышын студентларның күңел кылларын тибрәтеп чыккан тавышлары күмеп китте. «Шәмчек»тән соң «йокларга!» дигән команда бирелсә дә, бүлмәләрдә иртәнге бишкә кадәр «Мафия» уйнадылар, кәрт суктылар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading