16+

Районда эш кайный

«Район буенча быел 29 торак йортны төзекләндерәчәкбез», - дип сүз башлады «Мәскәү районы ТКХ идарәче компаниясе» җаваплылыгы чикләнгән ширкәтнең директоры Ринас Сабиров. Димәк, 29 йорт матурланачак, «яңадан туачак» икән! Алар арасында дүртәр йорт - Декабристлар (180А, 185, 8, 85) һәм Восстание (121А, 32, 43, 49), өчесе - Шамил Усманов (17А,...

«Район буенча быел 29 торак йортны төзекләндерәчәкбез», - дип сүз башлады «Мәскәү районы ТКХ идарәче компаниясе» җаваплылыгы чикләнгән ширкәтнең директоры Ринас Сабиров. Димәк, 29 йорт матурланачак, «яңадан туачак» икән! Алар арасында дүртәр йорт - Декабристлар (180А, 185, 8, 85) һәм Восстание (121А, 32, 43, 49), өчесе - Шамил Усманов (17А,...

Капиталь ремонт эшләрен башкарырга теләк белдереп, Мәскәү районы хакимиятенә күп кенә оешмалар мөрәҗәгать иткән. Әмма арадан 7се генә подрядчы оешма буларак үткән. Алар - үткән елны торак йортларда төзекләндерү эшләрен сыйфатлы башкарган, хезмәтләренә дәгъва, тәнкыйть, кисәтү сүзләре аз булган, объектларда техник иминият кагыйдәләрен бозу күзәтелмәгән, фаҗига очраклары теркәлмәгән оешмалар. Район буенча торак йортларда төзекләндерү эшләрен югары белемле, зур тәжрибәле белгеч Исмәгыйль Гарифуллин җитәкли. «Капиталь ремонт-2011 ел»ның үзенчәлеге - йортлар тирәсен төзекләндерүгә игътибарның артуы. Ширкәтнең яшелләндерү һәм төзекләндерү бүлекләре җитәкчеләре Шамил Хәлиуллин белән Илшат Нәҗмиевлар планда каралган эшләр белән таныштырды. Быел районга, алда санап үткән торак йортлар тирәсендәге ишегалларын төзекләндерү өчен, 100 миллион 800 мең сум акча бүлеп бирелгән. Шул исәптән йорт тирәсе юлларын һәм тротуарларны төзекләндерү дә күздә тотыла.
Кызганыч, кайбер йорт ишегалларындагы балалар мәйданчыкларына урнаштырылган кече архитектура формаларының ватылуы, эштән чыгуы күзәтелә. Бу исә әлеге корылмаларны башка кешеләр куллану аркасында туган җитешсезлек. Шуңа күрә Ринас әфәнде казанлылардан балалар мәйданчыкларындагы корылмаларга игътибарлы, сак булуларын үтенә.
2011 елның тагын бер үзенчәлеге - «Мәскәү районы ТКХ идарәче компаниясе» ҖЧШенең «халыкка якынаюы». «Кеше нинди дә булса гариза белән минем янга килә икән, димәк, бу аның өчен бик мөһим эш. Ә безгә исә һәрбер фатир хуҗасының гозерен үтәү зарур», - ди Ринас Сабиров. Ул фатир хуҗаларын сишәмбе көнне генә түгел, ә атнаның биш көнендә дә кабул итә. Халык белән уңай мөгамәлә урнаштыру максаты белән, ширкәт хезмәткәрләре махсус курсларда белемнәрен арттырган. Бу бигрәк тә диспетчер хезмәткәрләренә кагыла. Тагын шуны өстисе килә: биредә быелдан эш барышы, финансның йөреше халык өчен үтә күренмәлерәк. Ширкәтнең сайтына кереп, килеп туган сорауларга җавап табарга, кирәкле мәгълүматны тупларга мөмкин. Кулланучы белән идарәче компания арасында аңлашылмаучылык очракларын киметү ниятеннән, исәп-хисап буклетлары әзерләү өстендә дә эш алып барыла. Кергән акчаның нәрсә өчен тотылганлыгын күрсәтүче бу исәп-хисап буклетлары һәр фатир хуҗасына тапшырылачак икән.
Алдагы елларда Казандагы барлык иске йортларны төзекләндерү буенча Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында Пилотлы программа эшләнүе турындагы мәгълүматны да безгә Ринас Сабиров җиткерде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading