16+

Разил Вәлиев: «Уңга-сулга йөри башласаң, гаиләңдә тәртип булмый»

Узган ялларда "Казан" гаилә үзәгендә Казанның озын гомерле бәхетле 12 гаиләсенә "Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" медале тапшырылды.

Разил Вәлиев: «Уңга-сулга йөри башласаң, гаиләңдә тәртип булмый»

Узган ялларда "Казан" гаилә үзәгендә Казанның озын гомерле бәхетле 12 гаиләсенә "Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" медале тапшырылды.

Лауреатлар арасында Бөек Ватан сугышы ветераннары, 70 ел бергә гомер иткән Әминә һәм Фәррах Хәйретдиновлар, 28 ел бергә яшәүче, күп балалы Асия һәм Әхмам Сабировлар, Татарстанның халык шагыйре, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Разил Вәлиев һәм аның тормыш иптәше Алия Абдуллина да бар иде. Алия һәм Разил Вәлиевлар 50 ел бергә гомер иткәннәр. Разил әфәнде фикеренчә, ныклы гаиләнең нигезе ир белән хатынның рухи уртаклыгында.

- Мин алдыма бер максат куеп яшәргә тырыштым. Бабай да, әти дә әйтә килделәр: "Алдыңа максат куеп яшә, максат куймасаң, бу карурман кебек катлаулы дөньяда адашып, вакытыңны юкка үткәрәчәксең, - диделәр. Минем шагыйрь булам дигән максатым бар иде һәм шушы юлдан бардым. Гаилә мәсьәләсендә дә уңга-сулга икеләнеп йөрү теләгем юк иде. Өйләнгәнче уйла! Өйләнгән икәнсең - яшә! Уңга-сулга йөри башласаң, гаиләңдә тәртип булмый, - дигән Разил Вәлиев "Татар-информ" хәбәрчесенә.



Әлеге чарада шулай ук Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Хафизов һәм Гәлиәскар Камал театрында режиссер ярдәмчесе Фәридә Хафизовалар гаиләсе дә бар иде. Фәридә һәм Айдар Хафизовлар гаилә бәхетенең нигезе мәхәббәт булуын үз мисалларында раслаган пар - алар 50 ел бергә гомер иткәннәр. Ике кыз тәрбияләп үстергәннәр, инде буй җиткән ике оныклары бар. Хафизовларның бер кызлары - Ләйсән - финанс белгече, автомәктәп җитәкли. Икенче кызлары Айсылу Хафизова - танылган киносценарист, Татарстанда төшерелгән "Дилемма", "Зәңгәр күбәләкләр", Бөркетләр" фильмнары, "Шүрәле" мультфильмы, "Тормыш юллары" радиоспектакле сценаристы, 2016 ел нәтиҗәләре буенча "Яңа татар пьесасы" драматургия конкурсы лауреаты.

- Ир белән хатынның бер-берсенә хөрмәте һәм мәхәббәте булганда гына гаилә саклана ала. Ул юк икән - күпме генә тырышсаң да, күрше белән дус булып яшәгән кебек кенә буладыр дип уйлыйм. Барысы да мәхәббәткә генә корылган, - дип саный Айдар Хафизов.

Сүз уңаеннан, «Мәхәббәт һәм тугрылык» медале беренче тапкыр 2009 елда тапшырылган иде. Медальнең нигезләмәсе буенча аны тапшыру өчен төп шартларның берсе - парларның 25 ел бергә яшәве. Әйтергә кирәк, мондый күркәм чаралар Татарстан район һәм шәһәрләрендә дә узды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading