16+

Республика көне уңаеннан салкын суга чумдык!

Салкын вакытта су коенганыгыз бардыр инде. Каз тәннәре чыга, көзән җыерырга мөмкин. Кичә шактый яңгырлы вә салкын җилле һава торышы булуга карамастан, чын спортчылар югалып калмады. Хәрәкәтләнүе дә авыр бирелгән ДЦП диагнозлы унлап егет татарстанлыларны Республика көне белән котлап һәм киләчәк Универсиада хөрмәтенә Казансуга кергәч, тәннәрем чымырдап китте.

Эссе көннәрдә үткәрелү вакыты билгеләнеп куелгач, көннең бу кадәр суытачагын кем башына китерсен ди. Шулай итеп әлеге чара «моржлар бәйрәме»нә әйләнде дә куйды. Ялан тәнгә бер кат куркынычсызлык жилеты гына кигән йөзүчеләр өчен үзем дә туңып тордым.
Йөзүдә катнашкан Айрат Миңнәхмәтов: «Су салкын, әлбәттә, әмма коенырлык. Мунчадан соң кар өстенә сикергән кебегрәк», - дип үзенең тәэсирләре белән уртаклашты. Андрей Мясников: «Менә дигән адреналин бу! Су салкынлыгы турында артык уйламадык та», - диде.
Бу вакыйгада берничә дистә инвалид катнашырга теләк белдергән булган. Чараны оештыручы Әмир Бариев әйтүенчә, күбесен һава торышы куркыткан. Килгәннәре турында исә Әмир: «Чыныккан инде алар. Спортның күп төрләре белән шөгыльләнәләр бит. Футбол, бадминтон ярышлары үткәрдек инде. Хәзер тагын да зуррак ярышларга әзерләнәбез, ул парашюттан сикерү белән бәйле булачак», - диде.
Инвалидларны спортка тарту уңай күренештер, анысы. Һава торышы үзгәреп киткәч кенә, күңелгә төрле шикле уйлар килә. Нишләтәсең, телевидение килгән, катнашучылар бар. Инвалидларның җәмгыятьтән аерылмаганлыгын да халыкка күрсәтергә кирәк. Һәр һөнәрнең үз профессиональ авырулары булган кебек, спортның да (бигрәк тә монысының) зыяны бардыр инде. Ә менә тәнгә сихәт өсти торган физкультура турында онытып җибәрмибезме икән без? Югыйсә иң файдалысы иртә белән акрын гына йөгереп кайту бит инде!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading