16+

Ринат Закиров: «Съездда тел мәсьәләсен кабыргасы белән куячакбыз»

Тиздән Казанга якын һәм ерак чит илләрдән, Россия төбәкләреннән татарлар җыелачак. 2-6 август көннәрендә Бөтендөнья татар конгрессының VI съезды узачак.

Ринат Закиров: «Съездда тел мәсьәләсен кабыргасы белән куячакбыз»

Тиздән Казанга якын һәм ерак чит илләрдән, Россия төбәкләреннән татарлар җыелачак. 2-6 август көннәрендә Бөтендөнья татар конгрессының VI съезды узачак.

Биш елга бер үткәрелеп килә торган съезд башкалардан үзгә булачак. Бердән, ул татар конгрессы оешуга 25 ел тулган көннәргә туры килсә, икенчедән, съезд сан ягыннан моңа кадәр үткәрелгәннәреннән иң зурысы булачак. Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров сүзләренчә, съездга 1054 делегат һәм кунак чакырулы. Делегатларның 479ы - төбәкләрдән, 216сы - ерак һәм якын чит илләрдән, 106сы - рсепубликадан. Чарага 253 шәрәфле кунак чакырулы. Алар арасында Германиядән дөньякүләм танылган галим, астрофизик Рәшит Сүнәев, Россия Фәннәр академиясенең Океанология институты директоры Роберт Нигъмәтуллин да бар.

Съезд барышында башкарма комитетның хисап чыгышы, "Бөтендөнья татар конгрессы" иҗтимагый берләшмәләренең халыкара берлеге уставына үзгәрешләр кертү, резолюция кабул итү, җитәкче органнар сайлау көтелә. Болардан тыш, комитет татар халкына махсус мөрәҗәгать тә кабул итәчәк. Әлеге документның ничек дип аталасы әлегә хәл итеп бетерелмәгән.

- Безне бүгенге көндә иң борчыганы - тел мәсьәләсе. Телебезгә карата мөнәсәбәтебезне үзгәретргә кирәк дигән фикергә килдек. Бу бөтен бер милләтнең телгә мөнәсәбәте турында сүз бара, - дип билгеләп үтте Ринат Закиров чара алдыннан уздырылган матбугат очрашуында.

Съезд алдыннан Татар конгрессы белән Татар федераль милли-мәдәни автономиясе эшчәнлеге тирәсендә сүз куерды. Аларны икесен бергә берләштерергә кирәк дигән фикерләр дә яңгырады. Журналистлар Ринат Закировның әлеге уңайдан фикере турында кызыксынды.

- Безгә бердәмлек кирәк. Кайчандыр төбәкләрдә дин әһелләре, дини оешмалар арасында бердәмлек юк иде. Шуларны истә тотып, без дин әһелләре съездларын уздыра башладык. Барысы да бердәм булып эшли башлады. Милли оешмалар да, дини оешмалар да татар халкы өчен хезмәт итүе, әлеге максатны алга куеп берләшеп эшләве зарур. Татар федераль милли-мәдәни автономия белән конгрессның берләшеп эшләве турында съездда сүз булырга тиеш, - диде ул.

Мәгълүм булганча, быел июль аенда Россия һәм Татарстан арасындагы Шартнамәнең вакыты чыкты. Әлеге уңайдан күпләр, Шартнамәнең киләчәге һичшиксез булырга тиеш, дип белдерде. Конгресс съездында да бу хакта сүз булыр дип көтелә.

- Съезд үзенең сүзен әйтәчәк, Шартнамә республикабызның киләчәге өчен кирәк, - дип ышандырды башкарма комитет рәисе.

Сүз уңаеннан: Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты Россиянең 68 төбәгендәге (шул исәптән Татарстан да), ерак һәм якын чит илләрдәге 476 татар иҗтимагый оешмалары белән хезмәттәшлек итә. Комитет каршында сигез иҗтимагый оешма эшләп килә: "Бөтенроссия татар авыллары", "Ак калфак" хатын-кызлар республика оешмасы, "Татар гаиләсе" иҗтимагый фонды, "Татарча көрәш" милли спорт федерациясе, Бөтендөнья татар эшмәкәрләренә ярдәм итү ассоциациясе, Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Европа татарлары альянсы, Гомумтатар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading