16+

«Рослесинфорг» юбилей үткәрде, ә без агач утырттык

Урман буйлап агач санап, үлчәмнәр үлчәп, кайсы җирдә нинди эш башкарыласын билгеләп йөрүче, урманчыга эш йөкләүче һәм киләчәккә планнар коручы хезмәт иясен «таксатор» дип атыйлар икән. «Бу исемне йөртүче кеше, йөзьеллык киләчәкне булдыру өчен, йөзьеллык тарихны яхшы белергә тиеш», - дип сөйләделәр «Рослесинфорг» ФДУП Казан филиалының юбилее уңаеннан «Корстон» сәүдә...

«Рослесинфорг» юбилей үткәрде, ә без агач утырттык

Урман буйлап агач санап, үлчәмнәр үлчәп, кайсы җирдә нинди эш башкарыласын билгеләп йөрүче, урманчыга эш йөкләүче һәм киләчәккә планнар коручы хезмәт иясен «таксатор» дип атыйлар икән. «Бу исемне йөртүче кеше, йөзьеллык киләчәкне булдыру өчен, йөзьеллык тарихны яхшы белергә тиеш», - дип сөйләделәр «Рослесинфорг» ФДУП Казан филиалының юбилее уңаеннан «Корстон» сәүдә...

Урман буйлап агач санап, үлчәмнәр үлчәп, кайсы җирдә нинди эш башкарыласын билгеләп йөрүче, урманчыга эш йөкләүче һәм киләчәккә планнар коручы хезмәт иясен «таксатор» дип атыйлар икән. «Бу исемне йөртүче кеше, йөзьеллык киләчәкне булдыру өчен, йөзьеллык тарихны яхшы белергә тиеш», - дип сөйләделәр «Рослесинфорг» ФДУП Казан филиалының юбилее уңаеннан «Корстон» сәүдә һәм күңел ачу үзәгендә узган мәҗлестә.
Түгәрәк дата белән котлау өчен, үз бүләкләрен кыстырып, Россиянең кайсы гына төбәгендәге урман эшен җайга салучылар килмәде икән бу көнне әлеге мәҗлескә. Мөхтәрәм кунаклар арасында «Рослесинфорг» ФДУПның генераль директоры Александр Третьяков үзе дә бар иде. Җирле урман эшен җайга салучыларны котлап, ул республика филиалына «Тойота Королла» машинасы бүләк итте. Аның сүзләренчә, Россиядә өч мең ярым кеше урман эшен җайга салучы һөнәрен башкара икән, ә Казан филиалында исә иллеләп хезмәткәр эшли.
Бу чара җирле җитәкчеләребезнең күз уңыннан да читтә калмады. Мәҗлескә Татарстан Республикасының урман хуҗалыгы министры Наил Мәһдиев тә килгән иде. Ул тиздән «Алабуга» икътисади зонасында, бер төрек оешмасы белән килешеп, түбән сортлы агач эшкәртү заводы төзелергә ниятләүләре турында да хәбәр итте.
Соңыннан урман эшен җайга салучыларга һәм урман хуҗалыгы өлкәсендә эшләүчеләргә мактаулы исемнәр, бүләкләр тапшырылды, шулай ук татар эстрадасының йолдызлары алар өчен концерт куйды.
Әмма һәркөнне бәйрәм булмый, эшләргә дә кирәк. Узган шимбәдә республика күләмендә узучы «Урман утырту көне» акциясендә без журналистлар һәм «Татмедиа» басма һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгында эшләүчеләр дә Казан - Кадышево трассасы буендагы урманга агач утыртырга барып кайттык. Суык булуына карамастан, көзге табигатькә чыгып агач утырту, ә соңыннан бергәләшеп самавырда кайнаган чәй, казанда пешерелгән пылаудан авыз итүләре үзе бер ләззәт инде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading