16+

Россиянең Иҗтимагый палатасы «Бердәмлек” форумнары оештыра

Россия тарихында беренче тапкыр әлеге өч сектор бер мәйданчыкка җыелып, гражданлык җәмгыяте үсеше турында фикер алышачак. Россиянең Иҗтимагый палатасы «Бердәмлек" форумнары оештыра. Форумнарның 2015 ел өчен төп максатлары: бары тик узара килешеп, ярдәмләшеп эшләү генә кризисны җиңәргә ярдәм итәчәген, ил тормышында гражданлык институтларының ролен көчәйтүен исбат итү. Иҗтимагый палата секретаре...

Россиянең Иҗтимагый палатасы «Бердәмлек” форумнары оештыра

Россия тарихында беренче тапкыр әлеге өч сектор бер мәйданчыкка җыелып, гражданлык җәмгыяте үсеше турында фикер алышачак. Россиянең Иҗтимагый палатасы «Бердәмлек" форумнары оештыра. Форумнарның 2015 ел өчен төп максатлары: бары тик узара килешеп, ярдәмләшеп эшләү генә кризисны җиңәргә ярдәм итәчәген, ил тормышында гражданлык институтларының ролен көчәйтүен исбат итү. Иҗтимагый палата секретаре...

Россия тарихында беренче тапкыр әлеге өч сектор бер мәйданчыкка җыелып, гражданлык җәмгыяте үсеше турында фикер алышачак. Россиянең Иҗтимагый палатасы «Бердәмлек" форумнары оештыра. Форумнарның 2015 ел өчен төп максатлары: бары тик узара килешеп, ярдәмләшеп эшләү генә кризисны җиңәргә ярдәм итәчәген, ил тормышында гражданлык институтларының ролен көчәйтүен исбат итү.

Иҗтимагый палата секретаре Александр Бречалов әйтүенчә, форумнар ел азагына кадәр барлык федераль округларда да уздырылачак. Беренчесе 26-27 мартта Түбән Новгородта уза.

- Безнең бурыч- гражданлык активистларының һәм коммерцияле булмаган оешмаларның җирле һәм региональ хакимиятләр белән узара ярдәмләшеп эшләү тәҗрибәсе белән танышу, - дип белдерде Александр Бречалов. - Шунысын да ассызыклап үтәргә кирәк, без беркемне дә тәнкыйтьләргә җыенмыйбыз. "Бердәмлек" форумнарының асылы шунда - без реаль мисалларда өч якка да: хакимият, бизнес һәм бәйсез иҗтимагый оешмалар берләшеп эшләгәндә генә илдәге вазгыятьне яхшы якка үзгәртеп корырга мөмкин икәнлегенә төшендерергә телибез.

Оештыручылар белдергәнчә, форумнар алга таба бик мөһим эш мәйданчыгына әйләнәчәк, булган проблемаларны ачыкларга ярдәм итәчәк һәм аларны хәл итү өчен гамәлдәге законнарга тәкъдимнәр кертеләчәк. Моннан тыш, форум кысаларында, социаль юнәлештәге уңышлы федераль һәм региональ проектлар авторлары чыгыш ясаячак, фикер алышулар, түгәрәк өстәлләр оештырылачак, укыту-белем бирү секцияләре эшләячәк.

Форумда катнашырга теләге булган Идел буе федераль округында яшәүчеләрне теркәү форум буласы көнгә кадәр форумсообщество.рф сайтында алып барылачак. Әлеге вакытта иң күп активлык күрсәтүчеләр - Түбән Новгород һәм Саратов өлкәләре, Татарстан Республикасы һәм Пермь краенда яшәүчеләр.

Россия Иҗтимагый палатасында "Бердәмлек" проектын башлап җибәрү идеясе быелның гыйнвар аенда узган Россия Президенты катнашындагы "Дәүләт һәм гражданлык җәмгыяте" форумыннан соң туды. Шул вакытта Президент Владимир Путин: "Дәүләт кайбер функцияләрне социаль ориентацияле коммерцияле булмаган оешмаларга тапшырырга тиеш", - дигән иде.

"Бердәмлек"нең икенче форумы 15-16 апрельдә Новосибирск шәһәрендә уздырылачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading