16+

Рөстәм Миңнеханов: «Хатын-кызларсыз булмый»

"Бәйрәм алдыннан очрашу кулай булыр дип уйладык" - Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 8 март алдыннан хатын-кыз журналистлар белән очрашуны шул сүзләрдән башлады. "Сөйләшер сүзләр дә артып китте соңгы арада", - дип өстәде аннан үзгә интонация белән һәм бу сүзләргә аерым мәгънә салып.

Рөстәм Миңнеханов: «Хатын-кызларсыз булмый»

"Бәйрәм алдыннан очрашу кулай булыр дип уйладык" - Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 8 март алдыннан хатын-кыз журналистлар белән очрашуны шул сүзләрдән башлады. "Сөйләшер сүзләр дә артып китте соңгы арада", - дип өстәде аннан үзгә интонация белән һәм бу сүзләргә аерым мәгънә салып.

Сөйләшер сүзләрнең нинди булуы аңлашыла анысы: бу арада бөтен сөйләшкәнебез "Татфондбанк"ка бәйле рәвештә банк секторындагы вазгыять. Президентның бу сорауга җавабын 4 нче биттән укыгыз. Сүз уңаеннан, аның ни дәрәҗәдә борчылуы йөзенә язылган иде. Шулай да ул әледән-әле елмайды һәм гүзәл затларны чәй эчәргә, капкалап утырырга кыстады. Чәй табынын матур әзерләткәне өчен аппарат җитәкчесе Әсгать Сәфәровка мактау сүзләре дә тапты: "Лаеклы булган бу", - ди.

"Шәһри Казан" газетасының соравыннан Президент уйга калды.
- Юбилеегыз уңаеннан котлаулар татарстанлыларның сезне ни дәрәҗәдә яратуын күрсәтте. Мәхәббәт - ул ышаныч, ышаныч исә җаваплылык дигән сүз. Шушы җаваплылык йөге ни дәрәҗәдә авыр һәм Преиздент булу холкыгызга тагын нинди сыйфатлар өсти? - дип сорадык.
Бераз уйланып алганнан соң:
- Республиканы яратырга кирәк! - диде Рөстәм Нургалиевич. - Халыкны яратырга! Эшеңне яратырга һәм бик күп эшләргә кирәк. Шул очракта гына ниндидер нәтиҗә булачак. Әгәр син җитәкче булыр өчен генә йөрисең икән, эшеңнең нәтиҗәсе булмаячак. Шуңа күрә беренче чиратта республикага, халыкка хезмәт итәргә кирәк. Барысы да син уйлаганча бармаячак, тик барып чыксын өчен тырышырга кирәк. Тырышсаң - була. Республиканың потенциалы бик зур.
Президент командасында хатын-кызларның зур роль уйнаганын да белдек.
- Хатын-кызларсыз мөмкин түгел, - диде ул. - Сүз дә юк, ир-ат җитәкче булырга мөмкин, әмма аннан соң хатын-кызлар булмаса, бетте. Президент аппаратының 46 проценты - хатын-кызлар. Хөккүмәттә дә шуннан азрак түгелдер дип уйлыйм. Беренче позицияләрдә хатын-кызлар азрак - анысы икенче мәсьәлә. Гомумән, алар йөкләмәләргә җаваплырак карый, эшкә. Ир-атлар бит оныталар. Берәр яхшы вакыйга була да, кушканны онытып җибәрәләр. Шуңа күрә без хатын-кызларга таянабыз. Коллективта һичшиксез хатын-кызлар булырга тиеш. Алар чыннан да ирләргә караганда җаваплырак.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук аның социаль челтәрләренә килгән сорау-гозерләрнең "Халык контроле" сисемасына кертеләчәген хәбәр итте. Сүз уңаеннан, Президент Инстаграмдагы битендә һәркөнне хәерле иртә тели. Ә һәрбер фотосы астына берничә сорау языла.
- Аларны укуы һәрвакытта күңелле түгел, - дип ачылды республика җитәкчесе. - Син хәерле иртә телисең, ә сиңа... Тик һәр кешенең моңа үз аңлатмасы бар. Бездә "Халык конроле" системасы эшли. Менә мин йөкләмә бирдем. "Халык контроле" хезмәтендәге коллегаларым ул сорауларны контрольгә куячак. Исемле булса, мөрәҗәгатьләргә җавап бирәчәкләр.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук яр буйларын төзекләндерү, урманнарны чистарту, мәктәп һәм сырхауханәләр төзү сорауларына да тукталды.



Шәһри Казанга Telegramда язылыгыз

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading