16+

Рөстәм Миңнеханов Мөхәммәт Сабировның туганнарының кайгысын уртаклашты

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мөхәммәт Сабиров вафатына бәйле рәвештә аның гаиләсенең кайгысын уртаклашу сүзләрен белдерде. «Хөрмәтле Фәһимә Сәхап кызы! Татарстан Республикасының күренекле дәүләт эшлеклесе Мөхәммәт Галләм улы Сабировның вафат булуы турындагы хәбәрне тирән кайгы белән кабул иттем. Бу югалту - туганнары һәм якыннары, безнең барыбыз өчен дә гаять...

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мөхәммәт Сабиров вафатына бәйле рәвештә аның гаиләсенең кайгысын уртаклашу сүзләрен белдерде.

«Хөрмәтле Фәһимә Сәхап кызы! Татарстан Республикасының күренекле дәүләт эшлеклесе Мөхәммәт Галләм улы Сабировның вафат булуы турындагы хәбәрне тирән кайгы белән кабул иттем. Бу югалту - туганнары һәм якыннары, безнең барыбыз өчен дә гаять зур югалту.
Мөхәммәт Сабиров актив тормыш позициясе булган олпат җитәкче, оста нефтьче һәм төзүче иде. Ул Татарстанның төзелеш һәм нефть тармагы үсешенә зур өлеш кертте. Иң катлаулы һәм республикабыз язмышы хәл ителгән елларда аңа Татарстан Хөкүмәтен җитәкләү ышанып тапшырылды. Шул катмарлы заманнарда ул бөтен белемен, барлык көч-куәтен икътисадны тотрыкландыру һәм халыкны социаль яклау системасын булдыру бурычларын уңышлы хәл итүгә багышлады.

Бу авыр көндә Сезнең һәм балаларыгызның тирән кайгысын уртаклашам. Мөхәммәт Галләм улы безнең йөрәкләрдә мәңге сакланыр, аның олы эшләре һәм проектлары татарстанлыларга әле озак хезмәт итәр.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов»,- диелә телеграмма текстында.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading