16+

Рөстәм Миңнеханов: «Ректорлар сезне эләктереп алырга, «бездә укыгыз» дип үзләре үк үгетләргә тиеш!»

Дөнья киләсе 5-10 елда бик нык үзгәрәчәк, экология мәсьәләсе беренче урынга чыгачак. Бу нисбәттән, экологларга ихтыяҗ бик зур булачак - бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанның булачак экологик лидерлары катнашында экология дәресендә шулай дип белдерде.

Рөстәм Миңнеханов: «Ректорлар сезне эләктереп алырга, «бездә укыгыз» дип үзләре үк үгетләргә тиеш!»

Дөнья киләсе 5-10 елда бик нык үзгәрәчәк, экология мәсьәләсе беренче урынга чыгачак. Бу нисбәттән, экологларга ихтыяҗ бик зур булачак - бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанның булачак экологик лидерлары катнашында экология дәресендә шулай дип белдерде.

Казанның 3 нче гимназиясендә узган дәрестә башкаланың төрле мәктәпләреннән экологиягә хирыс булган барлыгы 24 укучы катнашты. Алар барысы да республика, илкүләм олимпиада җиңүчеләре һәм призерлары, экология буенча төрле конференцияләрендә катнашучылар.

Рөстәм Миңнехановны Россия Федерациясенең Табигатьне куллану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт җитәкчесе Артем Сидоров, Казан мэры Илсур Метшин, Татарстанның экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев, Татарстан Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов һәм башка рәсми затлар озата йөрде. Иң элек алар 1991-2006 елларда гимназиядә экологик белем бирү тарихына багышланган стендлар белән танышты.

3 нче сыйныф укучылары Егор Гришин, Маша Басыйрова һәм Маша Сафина "Экогород" проектын тәкъдим итте. Макет буенча алар кояш батареялары, сулар һава өчен зарарсыз электромобиль, аэромобильләр һәм башкалар турында сөйләп үтте. "Безнең шушы шәһәрдә яшисе килә", - ди алар. Президент нәни укучылар белән алар телендә дә аралаша белә. Ике Маша уртасында басып торган Егорга "теләгеңне телә" дип тә әйтергә онытмады.

Аннан соң Рөстәм Миңнеханов 10,11 нче сыйныф укучыларының экология дәресе кунагы булды. Дәрес Татарстанда Экология һәм иҗтимагый киңлекләр елына багышланган иде. Аны Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Экология һәм табигать байлыкларыннан файдалану проблемалары институты директоры урынбасары Дмитрий Иванов алып барды.

Кая барырга һәм кайда ашарга - махсус кушымта күрсәтәчәк

Гимназиянең 11 нче сыйныф укучысы Даниял Заһидуллин экологик туризмда IT-технологияләр куллану белән бәйле инновацион проекты турында сөйләде. "TatarTravel" проектының асылы - республика халкы һәм туристлары өчен Татарстан буенча персональ гид булырлык сайт һәм мобиль платформалар өчен берничә кушымта булдыру. "Без махсус алгоритм ярдәмендә кулланучының маршрутын максималь экологик һәм нәтиҗәле итәргә тырышабыз. Кушымта ярдәмендә кешеләр үзләрен кызыксындырган урыннарны, шул исәптән төрле парк, скверларны, җәмәгать киңлекләрен таба алачак һәм билгеле бер вакытта үтә торган чараларга бара алачак, шул ук вакытта ач та калмаячак. Күз алдыгызга китерегез: сез - турист яки шушы шәһәрдә яшәүче, иртән уянып, кая барып була икән, дип уйга каласыз. Шул вакытта кулыгызга телефон алып, "TatarTravel" сайтына яки кушмтасына керәсез, анда сезнең кайдалыгыгыз күренә, һәм сез кызыксындырган вакытны күрсәтәсез. Мәсәлән, 16.00 дан 21.00 гә кадәр, 3 км радиуста. TatarTravel иң уңайлы маршрутны чыгара: беренче пункт - Лядов бакчасы, аннары - Ленин бакчасы. Бу урыннарда йөргәч, Кремль Казансу яр буена барырга тәкъдим ителәчәк. Рәхәтләнеп йөргәч, кушымтада ашап алыр өчен кафе күрәчәксез. Тукланганнан соң, тәкъдим ителгән чарага юл тота аласыз. Бу очракта, Ак Барс - Салават Юлаев матчы", - дип сөйләде Даниял. Проектта парк, сквер, җәяүлеләр өчен зоналар аерым тамга белән билгеләнгән һәм кушымта андый урыннарга өстенлек бирә. Даниялның алдагы планнарында "TatarTravel"да Татарстанның "барлык яшел почмакларын" туплап, велосипед маршрутларын кертеп, аерым бүлек булдыру. Хәзер сайт ачык тестлаштыру стадиясендә, ә iOS һәм Android өчен кушымталар якын арада тиешле кибетләргә куелачак.



Рөстәм Миңнеханов һәм башка кунаклар күңеленә проект хуш килде. "Гомумреспублика проектын да эшләргә кирәк", - дип Президент Экология министры Фәрит Габделганиевка һәм вице-премьер - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдиновка проектны игътибар үзәгенә алырга йөкләмә бирде. Рәсми затлар Даниялның сөйләм осталыгына да игътибар итте. Моңа аеруча мөкиббән булган Артем Сидоровка, Рөстәм Миңнеханов шаяртып, Мәскәүгә үзенең урынбасары итеп алырга да тәкъдим итте.

Казансуда балыклар һәм үрдәкләр ник үлгән?

Былтыр экология буенча укучыларның бөтенроссия олимпиадасы призеры, 72 нче мәктәпнең 11 нче сыйныф укучысы Анна Чазова 2016 ел җәендә цианотоксиннарның Казансу һәм Иделдә балыклар һәм үрдәкләр үлеменә китерүе турында сөйләде. "Узган ел август башында Казансу елгасы ярларында ачык зәңгәрсу көбектә үле балык һәм үрдәкләр ятуын күрергә туры килде. Төп версияләр арасында ниндидер предприятиеләрнең Казансуга химик калдыклар ташлавы, кислород концентрациясе кимүе, шулай ук челләдә нык таралган зәңгәр-яшел суүсемнәр таркалганда бүлеп чыгарыла торган токсиннар сәбәп булуы фаразланды. Зәңгәр-яшел суүсемнәр суның сыйфатын начарайтуы билгеле. Аларның кайберләре су флорасы һәм фаунага, кешеләргә дә начар тәэсир итүче цианотоксиннар бүлеп чыгара. Алар аллергия реакцияләренә, төрле шешләр үсешенә, агулануга һәм хәтта үлемгә дә китерә. Бу нисбәттән, без Казансу һәм Иделдә, үле балыклар һәм суда йөзүче кошларның әгъза һәм тукымаларында цианотоксиннар булу-булмавын ачыклау максатын куйдык. Казан федераль университетының Экология һәм табигатьне куллану институты базасында тикшеренү үткәрдек. Анализ нәтиҗәләре суда кислород җитәрлек булуын, химик күрсәткечләр буенча да суның норматив таләпләргә җавап бирүен күрсәтте. Ә менә цианотоксиннарның суның барлык пробаларында нормадан артык булуы ачыкланды. Әлеге зарарлы матдәләр балык һәм үрдәкләрнең мускулларында да табылды". - дип сөйләде Анна Чазова. Ул проблемадан чыгуның берничә юлын тәкъдим итте. Алар арасында Казанда гына түгел, тулаем Татарстан сулыклары яр буе сызыкларында саклаучы урман үсентеләре утырту, Казан шәһәре территориясеннән агым суларны чистарту һ.б. бар.

141 нче мәктәп укучысы Зарина Бикмуллина "Аккош күленең экологик торышы һәм ландшафтлы ямьләндерү мөмкинлекләре" темасына тикшеренү эше әзерләгән. Ул күлне кичекмәстән саклап калу әһәмиятенә басым ясады.

"Яшәү тирәлеге - тормыш сыйфаты нигезе"

Рөстәм Миңнеханов укучылар ясаган докладларны югары бәяләп: "Миңа барлык мәсьәләләр буенча профессиональ дәрәҗәдә фикер йөртүегез ошый. Элегрәк бик күп хаталар эшләнде, күп әйбер кулдан ычкындырылды. Шәһәр, яңа производство объектлары төзелешендә дә экологик аспектлар исәпкә алынмаган, - диде. - Яшәү тирәлеге - тормыш сыйфаты нигезе. Әгәр әйләнә-тирә мохит тиешле таләпләргә җавап бирмәсә, медицина да, спорт та коткара алмаячак. Һава, су, яшеллек - болар барысы да мөһим дип саныйм. Бу мәсьәләләргә игътибарны балачактан тәрбияләргә кирәк. Укытучыларыгыз, базагыз да яхшы", - дип ул бу гимназиянең 91 елдан бирле экология темасы белән шөгыльләнүен шәрехләде. Президент фикеренчә, мондый махсуслаштырылган үзәкләрне үрнәк итеп алу, аларның тәҗрибәсен өйрәнү, аларга таяну зарур. "Әгәр мәктәп баскычыннан башламасак, теге яки белгечлек буенча компетенцияләрне югары уку йортында гына үзләштерү авыр булачак", - дип саный ул.

Укучыларга мөрәҗәгать итеп, Рөстәм Миңнеханов: "Сез бүген яңгыраткан мәсьәләләр бик мөһим, чөнки без зур сәнәгатьле, нефть химиясе үсеш алган республика. Элек экология соравы соңгы урында иде, бүген ул алгы планга чыкты", - диде һәм предприятиеләрнең дә зарарлы калдыклар күләме һәм башкалар буенча барлык таләпләрне үтәргә тиешлеген ассызыклады.

"Күпме хәзинәбез барын үзебез дә аңлап бетермибез"

"Дөнья киләсе 5-10 елда бик нык үзгәрәчәк, экология мәсьәләсе беренче урынга чыга. Сезгә ихтыяҗ бик зур булачак, мин моны сезгә вәгъдә итә алам. Экологиядән мөһимрәк берни булмаячак. Кытайда экологиягә игътибар итми иделәр, экология гел читтә калып килде, хәзер шуның нәтиҗәсен татыйлар. Экология шундый әйбер ул, урманнар, сулыклардан дөрес файдаланырга кирәк. Без кайчак булганны үзебез үк бетерәбез, булган хәзинәбезнең кадерен белмибез. Казахстаннан, башка җирләрдән килеп бездәге байлыкны күреп сокланалар. Илдә экология елы кысаларында, безнең бүген бу өлкәдә алдынгы булуыбыз сөендерә. Әле башкарасы эшләр күп, парк, скверларны, йорт ишегаллары территорияләрен тәртиптә тоту кирәк. Мин сезнең белем дәрәҗәсеннән бик канәгать. Ректорлар да сезне эләктереп алырга, "бездә укыгыз" дип үзләре үк үгетләргә тиеш", - дигән сүзләр белән тәмамлады Рөстәм Миңнеханов чыгышын һәм укучыларга рәхмәтен белдерде.

Артем Сидоров Татарстанның экологик куркынычсызлык мәсьәләләре белән эзлекле төстә шөгыльләнүен билгеләп үтте һәм Рөстәм Миңнехановка моның өчен рәхмәтен җиткерде.

Илсур Метшин укучыларга мөрәҗәгать итеп: "Сез безнең булышчылар. Сезнең кебек яшьләр булганда, Казан уңайлы гына түгел, төзек һәм чиста шәһәр булачагына ышаныч тагы да ныгый", - ди.

Президент бүләксез килмәгән. Очрашуда катнашкан укучыларга үзләре укыган мәктәпләренә дип, Рөстәм Миңнеханов экологик лаборатория бүләк итте.

"Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading