16+

Рөстәм Миңнехановның күптәнге хыялы тормышка ашты (ФОТОЛАР)

Европаның иң зур авылы - Пенза өлкәсе Урта Әләзәндә VIII Бөтенроссия авыл Сабан туе булды. Авылның ике мең ярымнан артык хуҗалыгында ун меңгә якын кеше яши!

Рөстәм Миңнехановның күптәнге хыялы тормышка ашты (ФОТОЛАР)

Европаның иң зур авылы - Пенза өлкәсе Урта Әләзәндә VIII Бөтенроссия авыл Сабан туе булды. Авылның ике мең ярымнан артык хуҗалыгында ун меңгә якын кеше яши!

- Күптәнге хыялым чынга ашты, Урта Әләзән авылын килеп күрдем. Яңа мәктәпне, мәчетне карап чыгу насыйп булды. Сабан туе ул - безнең халыкның традициясе, горурлыгы, яраткан бәйрәме. Быел Россиянең 59 төбәгендә, дөньяның 32 илендә татарлар Сабан туйларын бәйрәм итә. Сабан туе бүген татарлар, башкортларның гына түгел, иң мөһиме: ул безнең халыкның үзенчәлекләрен күрсәтә, - диде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бәйрәмне ачу тантанасында.



Сабан туе иң беренче чиратта татар халкын, аның йөзен, гореф-гадәтләрен башка халыкларга күрсәтә һәм таныта торган мәйдан булып тора. Урта Әләзән авылында Сабан туе борынгыдан ук килгән дип әйтеп булмый. Моннан 15-20 ел элек кенә дә әле Әләзән авылында Сабан туе бөтенләй үткәрелми торган булган.

Җирле эшмәкәрләр иң элек ат чабышлары оештыруны гадәткә керткәннәр. Аннан соң инде, башка уеннар да өстәлеп, тулы Сабан туе үткәрелә башлаган. Быел менә бөтен Пенза өлкәсе халкы бер булып, Бөтенроссия авыл Сабан туен да оештырдылар. Өлкәнең 13 районында татарлар күпләп яши, аларның һәркайсы аерым мәйданда үзләренең яшәү, көнкүреш үзенчәлекләрен күрсәттеләр. Татарстан башкалар өчен Кукмара районы мисалында ачылды.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Пенза өлкәсе губернаторы Иван Белозерцев, һәр ишегалдында кунак булып, күргәзмәләр белән танышып чыктылар.



Зур кунаклар буш кул белән килмәгән. Иван Белозерцев ат чабышында җиңүчегә «Нива» машинасы бирәчәген җиткерде.
Алгарак китеп әйтик, әлеге бүләккә Урта Әләзән фермеры - 17 елдан артык атлар асраучы Хафиз Янгуразов ия булды. Аның биш чабышкысы бар, Сабан туена шуларның икесе чыкты. Җайдак фермер Татарстанда, Сарытау, Түбән Новгородта уза торган ат чабышларында да даими катнаша икән. Моңарчы бу тиклем зур бүләк алганы булмаган. Алты заездда да беренче урыннар өчен 50 мең сумлык премия билгеләнгән иде.



Татарстан Президентының махсус бүләге - «Лада Гранта» автомобиле VIII Бөтенроссия авыл Сабан туеның абсолют батыры - Мари Эл егете, танылган көрәшче Муса Галләмовка тапшырылды. Рөстәм Миңнеханов шулай ук Пенза татарларына Ford микроавтобусы ачкычын да тапшырды.
Татарстанның халык артисты Зөһрә Сәхабиева, Рөстәм Закиров, Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Асаев, «Казан» бию ансамбле чыгышлары да Татарстан сәламе булып яңгырады. Артистларны якыннан күрү, алар белән аралашу читтә яшәүче татарлар өчен үзе бер куаныч. Чит төбәкләрдән килүчеләр арасында да, кыска гына вакыт эчендә үз тамашачысын табып, мәйданның бизәгенә әйләнгән үзешчәннәр булды. Төмән өлкәсенең Муллаш авылыннан килгән «Пышны» җыр һәм бию ансамбле егетләре чыгышы һәммәбезне сокландырды.

- Әләзәндә булганыбыз юк иде. Әкәмәт төбәк икән. Без Федераль Сабан туйларында еш булабыз, концертларда катнашабыз. Казан үзе дә кайнап тора, бөтен дөньяны да «кайната», без дә аңардан калышмаска тырышабыз. Татарстан башкаласы - безнең мәркәзебез, без аңа таянабыз, - ди ансамбльнең җитәкчесе Җәгъфәр Касыймов.
Аның әтисе тумышы белән Удмуртиянең Глазово районы Кече Парҗы авылыннан.



- Әти Себергә эшкә киткән. Әнием - себер татары. Унбер бала үстек. Үземнең алты балам, биш оныгым бар. Гаиләбездә телне, гореф-гадәтләрне саклап яшибез. Әтием: «Үз милләтебез кешесе белән генә никахлашыгыз», - дип әйтә иде, шуңа күрәдер бездә башка милләтләр белән гаилә кору очраклары булмады. Өйдә дә гел татарча сөйләшү гадәтләнелде. Урта Әләзән авылында да мин татарларның үз милләтенә, гореф-гадәтләренә хөрмәт белән каравын күрдем, - ди ул.
Оештыручыларны, кунакларны табигать тә хөрмәтләде. Ходайның рәхмәтләре белән, яңгыр яумады. Быелгы ел өчен монысы да бик мөһим. Киләсе елда X Бөтенроссия авыл Сабан туе Курган өлкәсенең Әлмән районының Әлмән авылында узачак. Сабан туе билгесен урта әләзәнлеләр Курган өлкәсе вәкилләренә тапшырды.


Шамил Абдюшев һәм Зөлфия Хәлиуллина фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading