16+

«Рөстәм Нургалиевич, безгә Наталия Фишманны кунакка җибәрегез әле»

Бер айдан артык барган йомгаклау коллегияләренең иң «тәмлесе», әлбәттә, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыныкыдыр.

«Рөстәм Нургалиевич, безгә Наталия Фишманны кунакка җибәрегез әле»

Бер айдан артык барган йомгаклау коллегияләренең иң «тәмлесе», әлбәттә, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыныкыдыр.

Ишекне атлап керүгә, борынга затлы ризык исе килеп керә. Кайда коймак, кайда казылык, балык, катык... Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре бүген тамакны гына әсир итмиләр, алар тәкъдим иткән ризыклар күзнең дә явын алырлык. Моннан берничә ел элек кенә, азык-төлекне җитештерә беләбез, матур итеп төреп, бизәп, сатып алучыга тәкъдим итә белмибез, дип әйтә идек, хәзер инде бар да башкача.

Гомумән, авыл хуҗалыгы тармагы 2016 елгы эш нәтиҗәләре буенча үсештә.
Татарстан - Идел буе федераль округында беренче урында. 8,8 процент авыл хуҗалыгы биләмәләренә ия булып, республика авыл хуҗалыгы товарлары җитештерү буенча Идел буе округында авыл хуҗалыгы продукциясенең 18,2 процент өлеше - безнеке. Россия Федерациясе төбәкләре арасында Татарстан - өченче урында.
Былтыр 4,3 млн тонна ашлык, 2,3 млн тонна шикәр чөгендере, 400 мең тоннадан артык яшелчә уңышы җыеп алынган. Сөт 1770,4 мең тонна күләмендә - Россия субъектлары арасында беренчелектә, сугымга терлек һәм кош ите 484,3 мең тонна - дүртенче урын.

Бар да тигез ахирәттә дә соң...

Әлеге саннар бөтен республика буенча авыл хуҗалыгы тармагында куелган хезмәтне күрсәтә. Беренче карашка, һәр районның, һәр хуҗалыкның өлеше кергән кебек. Шулай да тырышлык барлык җирдә дә бертөсле түгел, булган мөмкинлекләр дә тулысынча кулланылмый, бу турыда коллегиядә кат-кат әйтелде. Һәрбер күрсәткеч буенча алдынгылар һәм иң арттагылар арасындагы аерма бик зур. Хәтта бер үк табигать шартлары булган бер районда да күрсәткечләр бик тә төрле.
- «Бар да тигез җәннәттә» - дип язган Габдулла Тукай үз чорында. Димәк, ул вакытта да бүгенге кебек тырышлар һәм ялкаулар булгандыр, - диде үзенең чыгышында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов.

Иң беренче сәбәп итеп эшне дөрес оештырмауны, булган мөмкинлекләрне кулланмауны китерде. Яңа технологияләр кулланып җирне карау да җитәрлек дәрәҗәдә түгел. Тотылган чыгымнардан күренгәнчә, бу очракта да картина бик төрле. Җирне кадерләмәсәң, әлбәттә, уңыш та кечкенә. Соңгы елларда бигрәк тә Казанга якын районнарда чәчүлек җирләрне йорт төзелешенә, сәнәгать тармагы өчен күчерү очраклары еш күзәтелә.



- Җирне таратырга ярамый. Бетә бит ул җир. Чит илләрдә бу мәсьәләдә бик сак эш итәләр, бездә исә җирне теләсә ничек күчерәләр, - дип канәгатьсезлеген белдерде Президент.
коллегиядә һәр ел саен терлек санын киметүгә зур шелтә бирелә. Шулай да вазгыять әллә ни үзгәрми. Чистай районында мөгезле эре терлек саны 3653 башка кимегән, 100 гектар чәчүлек җиргә 13 баш терлек туры килә. Кукмарада, киресенчә, 2340 башка арткан һәм 100 гектарга 33 баш терлек туры килә.

- Сез аңлагыз, сөт - төп табыш бирә торган тармакларның берсе, авыл хезмәтчәннәренә хезмәт хакы башлыча сөттән кергән акчадан түләнә, - диде Рөстәм Миңнеханов бу уңайдан.
Хезмәт хакларына килсәк, Тукай районында уртача хезмәт хакы - 31900 сум, ә Кама Тамагында - 13100 сум. Республика буенча уртача хезмәт хакы - 18700 сум.

«Безгә Фишманны җибәрегез»

- Узган ел коллегиядә чыгыш ясаган Арча районындагы коллегам кебек шигырь сөйләү осталыгым юк, шулай да эш нәтиҗәләребез куанычлы, - дип башлады үзенең чыгышын Кукмара районы Вахит хуҗалыгы җитәкчесе Нәфыйк Хөсәенов.

Хуҗалык - республикадагы иң алдынгыларның берсе. 1700 баш савым сыерлары гына бар, табышның 93 процентын терлекчелектән алалар. Соңгы ике елда үз акчаларына 545 млн сумлык төзелеш эшләре башкарганнар. Вахитка кергән авыллар һәрвакыт зур кайгыртучанлык тоеп яшиләр. Мәктәп, балалар бакчалары, су юллары, күперләр, чишмәләр - боларның барысын да хуҗалык карый. Узган ел авылның социаль тормышына һәм аерым кешеләргә ярдәм итү өчен генә дә 8 млн сум акча тотылган. Ун ай элек, җитәкченең үзе әйтмешли, ихтыяри мәҗбүри «Сөт иле» карамагында булган хуҗалыкны да биргәннәр. Ул вакытта уртача савым 6 литр булса, бүген әлеге фермада бер сыердан 19 литр сөт савалар.



- Яңа сыерлар алдыгызмы әллә? - дип сорады министр.
- Шул ук сыерлар, бары тик яхшырак ашаттык, тәрбияләдек, - диде Нәфыйк Хөсәенов. Һәм үзенең гозерен дә җиткерде: - Тырышып эшләгән кешенең кешечә ял итәсе дә килә. Мәдәният йорты каршында ял паркы төзисебез килә. Рөстәм Нургалиевич, безгә Наталия Фишманны кунакка җибәрегез әле. Бер авылда да булмаган ял паркын тәкъдим итсен, чыгымнарның 20 процентын үзебез күтәрергә әзер.

Нәфыйк Хөсәеновның чыгышыннан соң Президенттан күпләргә шелтә эләкте.
- Син булмый дигән хуҗалыкта ун ай эчендә савымны өч тапкыр арттырганнар. Менә була икән бит, - диде ул «Сөт иле» генераль директоры Марат Моратовка. - Акланып торма. Акланырга түгел, бөтен резервларны кулланып эшләргә кирәк.

Аннан Питрәч районы башлыгы Эдуард Дияровны бастырды.
- Күрәсеңме, бер Вахит хуҗалыгы тулаем Питрәч районы саткан хәтле сөт сата. Әле саву гына түгел, аны сатасы да бар. Кукмара районы Питрәч кебек Казан артында түгел. Парк төзергә, әлбәттә, булышырга кирәк. Шулай хезмәт куйган кешеләргә без бер парк кына төзеп бирергә тиештер бит инде, - диде Рөстәм Миңнеханов.

Президент үз чыгышында шәхси хуҗалыклардагы терлек саны кимүгә карата да фикерен җиткерде. Моннан ун ел элек авылларда 100 шәхси хуҗалык 54 сыер тоткан булса, бүген республика буенча 100 хуҗалыкка 28 терлек туры килә. Лаеш районында бу сан - 6, Питрәчтә - 11.
Марат Әхмәтов чыгыш ясар алдыннан экранда «Сәүдә кешене - бай, авыл хуҗалыгы ирекле итә» дигән сүзләр чыкты. Аякларына нык итеп басып торган, бер дигән уңышларга ирешкән хуҗалыкларның эш тәҗрибәсе белән танышканнан соң бу сүзләрнең дөреслегенә инанасың. Алар кредитка да, хәтта табигать шартларына да бәйле түгел.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading