16+

Руль артында – гүзәл затлар

Руль артындагы хатын-кызларны граната тоткан маймыл белән чагыштырырга яратсалар да, юлларда гүзәл затларның көннән-көн арта баруын танырга кирәк. Ел саен уздырыла торган «Автоледи» бәйгесендә катнашучылар үзләренең «тимер ат»ны юкка гына иярләмәүләрен дәлилләп торалар. Быел конкурста 30 гүзәл зат үз көчен сынады. ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ комплексында узган конкурс...

Руль артындагы хатын-кызларны граната тоткан маймыл белән чагыштырырга яратсалар да, юлларда гүзәл затларның көннән-көн арта баруын танырга кирәк. Ел саен уздырыла торган «Автоледи» бәйгесендә катнашучылар үзләренең «тимер ат»ны юкка гына иярләмәүләрен дәлилләп торалар.
Быел конкурста 30 гүзәл зат үз көчен сынады. ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ комплексында узган конкурс теоретик һәм практик өлешләрдән торды.
Жирәбә буенча сайлап алынган 15 катнашучы теоретик белемнәрен сынаган арада, калганнары машина йөртү осталыкларын күрсәтте. Һәр дөрес җавап белән бергә биремне үтәүгә киткән вакыт та исәпкә алынды. Бәйгенең практик өлеше «Автомобильне фигуралы йөртү» дип аталды. Хатын-кызлар машинаны параллель парковкага кую, алга һәм артка «елан» ясау, тиешле җирдә туктау кебек каршылыклар аша уздылар. Җайланмаларны бәргән яки аударган өчен минутлар өстәлә барды, ә өстәмә вакыт, әлбәттә, җиңүдән ераклаштырды.
Барлык балларны исәпләгәннән соң, жюри гомуми нәтиҗәләр чыгарды: Ольга Красникова - беренче, Регина Йосыпова - икенче, Альбина Белоусова өченче урыннарга лаек дип табылдылар. Җиңүчеләргә диплом белән бергә конкурсның республика күләмендә уза торганында чыгыш ясау, киләчәктә илне Россиякүләм ярышларда яклау мөмкинлеге дә бирелде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading