16+

«Сабантуйга әйбәтрәк бүләк бирегез әле, ә?!»

Шушы көннәрдә интернетта бер татар авылында Сабан туе уңаеннан эленгән игъланның фотосы барлыкка килде. Анда «Соңгы елларда чүпрәк-ситсалар хуҗалыкта кулланылмау сәбәпле авылдашлардан бүләкләрне уенда катнашучыларны бүләкләрлек итеп» бирүләрен сораганнар.

«Сабантуйга әйбәтрәк бүләк бирегез әле, ә?!»

Шушы көннәрдә интернетта бер татар авылында Сабан туе уңаеннан эленгән игъланның фотосы барлыкка килде. Анда «Соңгы елларда чүпрәк-ситсалар хуҗалыкта кулланылмау сәбәпле авылдашлардан бүләкләрне уенда катнашучыларны бүләкләрлек итеп» бирүләрен сораганнар.

Мисалга хуҗалык товарларын китергәннәр. Әлеге игълан бик күпләрдә бәхәс тә уятты. Күбесе аны гореф-гадәтләр югала баруга юрады. Ә сез ничек уйлыйсыз?

Фәнзилә Җәүһәрова, Татарстанның традицион мәдәниятне үстерү дәүләт үзәге җитәкчесе:

- Мин моңа хәзерге җәмгыятьнең бер ихтыяҗы дип кенә карыйм. Анда бернинди дә проблема күрмим. Гореф-гадәтләр югала дип тә әйтә алмыйм. Элек Сабантуйларда бүләккә туку станокларында тукылган сөлгеләр биргәннәр. ХХ гасыр башларында ул бик затлы бүләк саналган. Хәзер дә бар андый сөлгеләр, алар, бердән, бик озак тукыла, икенчедән, чын табигый тукыма булганлыктан, кыйммәт тора. 50-60нчы елларда аның урынына метрлы тукымалар бирелә башлады. Элек бик тә яраган, ул вакытта киемнәрне тектереп кигәннәр. Хәзер тегүчеләре дә калмады инде. Акрынлап аларга да ихтыяҗ бетте, шуннан Сабан туйларына яулыклар бирә башладылар. Бала чагымда, хәтерлим, ялгыз карчыклар оеклар да бирә иде. Бер бүләкнең икенчесенә алыштырыла баруы - табигый күренеш. Мин үзем дә, авылга Сабан туена кайтканда, савыт-саба алып кайтам. Бәйрәм алдыннан туганнар үзара кемнең нәрсә алып кайтачагын сөйләшә. Берсе - диван җәймәсе, берсе - мендәр, берсе микродулкынлы мич алып кайта. Мондый бүләкләрне бирү дә, алу да күңелле. Әниебез дә бәйрәм ахырына кадәр мәйданда кала, безнең бүләкләрне кемгә бирделәр икән дип кызыксынып карап утыра. Сабан туйлары алдыннан без мәдәният хезмәткәрләре өчен семинар уздырабыз. Алар, халык сандык төбеннән үлемтеккә дип салып куйган нафталин исе килеп торган чүпрәк-чапрак, яулыкларын бирәләр, аларны бәйрәмдә таратып булмый, бүләккә биргәч тә, аларны кире безгә калдырып китәләр, дип зарланалар. Мин аларны, бер дә аптырамагыз, бу әйберләрне сез төрле чаралар уздырганда куллана аласыз, дип тынычландырам. Спектакль куйганда да, күргәзмәләр эшләгәндә дә, шул ук Сабан туена сөлге бәйли торган колга башына да бәйләп куеп була бит аларны. Кыскасы, чүпрәк-чапрак урынына башка бүләк сорауларына бер дә аптырарга кирәкми. Бүләге үзгәрсә үзгәрсен, эчтәлеге үзгәрмәсен. Иң мөһиме - чигелгән чын сөлге бүләк итү традициясе яшәсен иде.

Рәфилә Һадиева, Балтач, Арбор:

- Безнең авылда яулыкны күптән бирмиләр инде. Авыл халкы бик юмарт - бүләк итеп таратырга ирләр күлмәге, футболкалар, зур сөлгеләр бирәләр. Балаларга махсус уенчыклар әзерләп куялар. Әрәпә җыю бик күңелле үтә. Авылдашыбыз Әкълимә Хәбибуллина шул көнгә дип махсус компот кайната, коймаклар, тәмле ризыклар пешерә. Бүләк җыярга килүчеләрне капка төбендә сыйлый. Һәр капка төбендә диярлек балаларга конфет тараталар. Авыл эшмәкәрләре бәйрәмгә аерым зур бүләкләр әзерли. Төрле эш кораллары, көнкүреш техникасы алып куялар. Ул көнне кич белән балалар өчен Сабан туе уза. Төп бәйрәм көнне дә иртән балалар һәр йорт саен кереп йөри, аларга тәмле ризыклар бирәләр.

Вәсилә Галиева, Саба, Иләбәр:

- Чүпрәк-чапрак би­рү гадәте бездә әле дә сакланган. Сөлге җыйганда колга башына бәйләп кую өчен аларның кирәге чыга - буш колга белән йөреп булмый бит. Уеннарда җиңүчеләр өчен, әлбәттә, савыт-саба, көнкүреш техникасы бирү күңеллерәк. Кемдер - урын-җир кирәк-ярагын, кемдер чынаяклар бирә. Күрше авылларда акча белән дә бирәләр дип ишеттек. Анда һәр кеше диярлек акча биргән. Бүләкләре дә бик яхшы булган, дип сөйләделәр. Һәркемнең әйбәт бүләк аласы килә шул.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading