16+

Сабый чактан откан онытылмас

Казанның «Мәрҗани» мәчете каршында «Балалар» үзәге эшли башлаячак. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр итүенчә, 3-4, 5-7 яшьлек балалар өчен каралган төркемнәр иртәнге сәгать тугыздан алып көндезге сәгать өчкә кадәр эшләячәк.

«Ата-аналар матур әдәби телдә сөйләшергә сусаган. Алар, балаларын өйрәтер өчен, шундый урыннар эзлиләр. «Сабыйлар» дигән балалар клубы бар бит инде. Матур әдәби телгә өйрәнү өчен, мәсәлән, күнекмәләр ясаганда алар шундый шигырьләр алалар яки, аерым утырып, шигырьләрне матур, дөрес итеп укыйлар. Шулай итеп, бу аларның хәтеренә кереп кала», - ди төркемнәрне оештыручыларның берсе Алсу Хафизова.
Әлеге төркемнәрдә балаларга дини белемнәр дә биреләчәк. Моннан тыш, малайлар өчен - дзюдо, кызлар өчен «Остабикә» түгәрәкләре эшләячәк. Гарәп теленә, Коръәнне яттан өйрәнергә, шулай ук ашау-эчү әдәпләре, бәдрәфкә керү-чыгу, тәһарәт алу, намаз уку тәртипләренә дә өйрәтәчәкләр балаларны.
Үзәкне оештыру идеясе Мансур хәзрәт Җәләлетдиновның финанс һәм мораль яктан да ярдәме белән гамәлгә ашырыла икән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading