16+

Сак булыгыз: Идел һәм Казансу бозларында куркыныч урыннар ачыкланды

Сак булыгыз: Идел һәм Казансу бозларында куркыныч урыннар ачыкланды

Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы республиканың зур елгаларындагы потенциаль куркыныч булган урыннар исемлеген тәкъдим итте.
Бозлардагы зур ярыклар һәм су ташуы белән барлыкка килгән чокырлар Казанның Идел (Победилово бистәсе янында) һәм Казансу (Киров дамбасыннан Миллениум күперенә кадәр), шулай ук Түбән Кабан (Камал театры янында) һәм Урта Кабан (Ишкәкле спорт төрләре үзәге янында) акваторияләрендә ачыкланган.

Сүз уңаеннан: Казанда аномаль һава температурасы рекорды куелды. 2 мартта Казанда һава температурасы, "Казан-Сокол" станциясе системасы билгеләгән мәгълүматлар буенча, 3,8 градус җылылыкны күрсәткән. Бу шушы көндәге абсолют рекордлы җылы һава температурасы булып билгеләнгән. Алдагы температура рекорды 2000 елга туры килгән булган. Ул вакытта термометр баганасы 3,1 градус җылылыкны күрсәткән, дип хәбәр итә Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.


Фото: mesto-kleva.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading