16+

Сак булыгыз: мандарин?!

Мандарин гаепле түгел «Игътибарлы булыгыз! Бу хакта сөйләмиләр, әмма шәһәрдә эчәк инфекциясе эпидемиясе. Хастаханәләр шыгрым тулы, реанимациягә чират. Шәһәргә мандарин партиясе белән инфекция кергән. Шуңа да мандарин сезонында җиләк-җимешне кер сабыны белән юарга киңәш итәләр. Бәйрәмебезне бозмыйк! Сак булыйк!» Әнә шундый эчтәлектәге смс хәбәрләр ике көн буе телефоныма тынгылык бирмәде....

Сак булыгыз: мандарин?!

Мандарин гаепле түгел «Игътибарлы булыгыз! Бу хакта сөйләмиләр, әмма шәһәрдә эчәк инфекциясе эпидемиясе. Хастаханәләр шыгрым тулы, реанимациягә чират. Шәһәргә мандарин партиясе белән инфекция кергән. Шуңа да мандарин сезонында җиләк-җимешне кер сабыны белән юарга киңәш итәләр. Бәйрәмебезне бозмыйк! Сак булыйк!» Әнә шундый эчтәлектәге смс хәбәрләр ике көн буе телефоныма тынгылык бирмәде....

Мандарин гаепле түгел
«Игътибарлы булыгыз! Бу хакта сөйләмиләр, әмма шәһәрдә эчәк инфекциясе эпидемиясе. Хастаханәләр шыгрым тулы, реанимациягә чират. Шәһәргә мандарин партиясе белән инфекция кергән. Шуңа да мандарин сезонында җиләк-җимешне кер сабыны белән юарга киңәш итәләр. Бәйрәмебезне бозмыйк! Сак булыйк!»

Әнә шундый эчтәлектәге смс хәбәрләр ике көн буе телефоныма тынгылык бирмәде. Хәер, Казанда гына да түгел, Татарстанның кайбер районнарында яшәүчеләргә дә ватсап, социаль челтәрләр аша килгән икән бу хәбәр. Куркытуга корылган мондый смс­лар соңгы арада еш килә башлады анысы, беренче укыганда әллә ни исем китмәсә дә, кибеттә мандарин күргәч, барыбер шик туа башлады бит. Җитмәсә танышларым арасында эче китеп, температурасы күтәрелеп авыручылар саны да артты. Моңа мандарин гаеплеме икән соң?
Эшнең нидә икәнен ачыклау өчен, Татарстанның Роспотребнадзор ида­рәсенә мөрәҗәгать иттек.

- Бу хәбәрләр дөреслеккә туры килми. Казанга бернинди дә инфекцияле мандарин партиясе кайтарылмады. Безнең идарә сәүдә үзәкләрен даими күзәтеп тора. Әле менә тикшерелгән 791 сәүдә ноктасында тиешле таләпләр үтәлмичә, 1271 беркетмә тутырылды. Гомуми суммада 6 миллионлап штраф салынды. Кеше яшелчә, җиләк-җимешләрне сатарга рөхсәт ителгән, бары тиешле урыннардан гына алсын иде, - диде Татарстан Роспотребнадзор идарәсенең күзәтчелек эшләрен оештыру бүлеге җитәкчесе урынбасары Миләүшә Җамалиева.

Табиблар исә, кыш көне эчәк инфекциясе чынлап та көчәя, ди. Аеруча биш яшькә кадәр сабыйларның 95 проценты диярлек бу авыру белән чирләмичә калмый. Әмма һич кенә дә мандарин белән бәйле түгел. Эчәк инфекциясе, беренче чиратта, «пычрак куллар» авыруы. Шуңа да ашар алдыннан кулларны, яшелчә, җиләк-җимешләрне әйбәтләп, кайнаган су белән юарга киңәш итә табиблар.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading