16+

Сахалин балыгы, яки республикада ниләр бар?

— Яңа ел-гаилә бәйрәме. Коронавирус йоктырмау максатында, чит илләргә сәяхәтләргә бармыйча тору хәерле. Авырган һәм туганнарының үлеме ачысын кичергән кешеләр коронавирусның яманлыгын яхшы белә. Гаилә белән булу кирәк. Яңа ел чорында Чыршы бәйрәмнәре оештырылачак, гаилә белән күңел ачу өчен мөмкинлекләр үзебездә дә бар, - дип киңәш бирде Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова.

Сахалин балыгы, яки республикада ниләр бар?

— Яңа ел-гаилә бәйрәме. Коронавирус йоктырмау максатында, чит илләргә сәяхәтләргә бармыйча тору хәерле. Авырган һәм туганнарының үлеме ачысын кичергән кешеләр коронавирусның яманлыгын яхшы белә. Гаилә белән булу кирәк. Яңа ел чорында Чыршы бәйрәмнәре оештырылачак, гаилә белән күңел ачу өчен мөмкинлекләр үзебездә дә бар, - дип киңәш бирде Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова.

Татарстан Хөкүмәте йортында 26 ноябрьдә узган матбугат конференциясендә Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова рәсми хәбәрләр белән таныштырды, журналистлар сорауларына җаваплар бирде.

Шәп була бу хаб

— Казанда 27 ноябрьдә Сәетгалиев урамындагы 6 нчы бинада дарулар һәм медицина кирәк - яраклары сату буенча электрон хаб, гади телдә әйтсәк, склад ачыла. Әлеге чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнаша, шулай ук Сбербанк идарәсе рәисе урынбасары Ольга Голодец та килә, - диде Лилия Галимова. - Складта 18 мең төрдәге дару һәм медицина әйберләре туплана. Даруга электрон рәвештә заказ бирергә була, Казанда курьерлар даруны 1 сәгать эчендә өйгә яки фатирга китереп бирәчәк. Заказ биргән даруыңны юл уңае булса, үзең дә Сәетгалиев урамындагы 6 нчы бинадан кереп алырга мөмкин. Биредә гадәти сыйфаттагы даруханә дә эшләячәк.

Робот - ”табиб”

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов киләсе атнада Иннополис шәһәрчегендә күзәтчелек советы утырышында катнаша. Лилия Галимова сөйләгәнчә, безнең осталар робот “табиб” ясаган, аңа инде сертификат та алынган. Әлеге робот коронавирустан дәвалауда файдаланылачак. Ходаем, коронавирустан дәвалауда әллә роботлар кулына калабызмы? Борчылмагыз, бу робот сырхауханәдәге “кызыл зоналарны” дезинфекцияләп йөриячәк.

 ТАССРга-100 ел

Татарстан Дәүләт архивы идарәсе ТАССРга-100 ел шигарендә “Гасырлар кайтавазы” (“Эхо веков”) чарасы уздыра. Республикадан 38 гаилә нәсел шаҗәрәсе төзеп, конкурста катнашкан. Шулай ук гаиләләр арасында тематик бәйгеләр дә оештырылган. Президент Рөстәм Миңнеханов ял көнне шушы эшләр белән таныша.

Сахалин балыгы

Сахалин өлкәсе губернаторы Виталий Лимаренко җитәкчелегендәге делегация Казанга визит ясаган иде. Лилия Галимова әйткәнчә, хезмәттәшлек килешүләре озынайтылган. Татарстан Сахалин өлкәсе белән килешүләрне бернинди арадашчыларсыз, ягъни, турыдан-туры төзегән. “Сахалиннан продукция Татарстанга турыдан-туры килә. Казанда “Сахалин” дигән балык кибете ачу турында әлегә сүз булмады шул”,-дип җавап кайтарды Лилия Галимова “Шәһри Казан” хәбәрчесе соравына.

Читкә чыгып, чир ташыма

Яңа ел бәйрәмнәре якынлаша. Шактый татарстанлылар Яңа ел каникулын көньяк илләрендә үткәрә иде. Хәбәрләргә караганда, Кубада ял итүче Россия туристларыннан 19 кеше коронавирус йоктырган инде.

 

 

Яңа елны бәйрәм табыныннан башка каршы алу буламы инде?! Бу вакыйгага белгечләр алдан ук әзерләнә башларга киңәш итә. Сәбәбе – бәяләр үсү. Көнбагыш маена бәя арта дип язган идек бит, тәки арттырдылар. Элек акцияләр вакытында бер литр майны 65-75 сумга алырга була иде әле.

Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/%D2%97%D3%99mgyiyat/yaa-el-aldynnan-byalr-tagyn-schk

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading