16+

Салих бабай 100 яшенә яңа костюм тегәргә җыена

Тормышта үз моңын, үз көен тапкан кеше ул Салих ага. 8 балалы ишле гаиләдә үскән малай 10 яшеннән тегүче әтисе Мөбарәк абзыйның кул арасына керә башлый. Алга таба да тегү машинасы теккән көйгә кушылып уза аның гомере. Хәтта сугыш вакытында да тегәргә туры килә Салих Мөбарәковка. 1 нче Белоруссия фронтында...

Салих бабай 100 яшенә яңа костюм тегәргә җыена

Тормышта үз моңын, үз көен тапкан кеше ул Салих ага. 8 балалы ишле гаиләдә үскән малай 10 яшеннән тегүче әтисе Мөбарәк абзыйның кул арасына керә башлый. Алга таба да тегү машинасы теккән көйгә кушылып уза аның гомере. Хәтта сугыш вакытында да тегәргә туры килә Салих Мөбарәковка. 1 нче Белоруссия фронтында...

Тормышта үз моңын, үз көен тапкан кеше ул Салих ага. 8 балалы ишле гаиләдә үскән малай 10 яшеннән тегүче әтисе Мөбарәк абзыйның кул арасына керә башлый. Алга таба да тегү машинасы теккән көйгә кушылып уза аның гомере.
Хәтта сугыш вакытында да тегәргә туры килә Салих Мөбарәковка. 1 нче Белоруссия фронтында каты яраланып контузия алган Салихны госпитальдә дәваланып чыкканнан соң тегү эшенә билгелиләр. Җиңү язын да Белоруссиядә каршылый ветеран. Сугыштан соң Казанда һөнәр училищесында укып, кулына документ ала. Кешеләргә бары тик шатлык өләшүче үз һөнәренә гомер буе тугры кала. Яңа өйләнешүчеләр салонында, «Аэлита» ательесында 43 ел хезмәт куеп, лаеклы ялга китә. Казанлылар әле булса югары категорияле кисүче - сулагай кисүче Салих аганы хәтерлиләр булыр. Быел март аенда 99 яшен билгеләп узган Салих ага үткән сишәмбедә янә кунак­лар кабул итте. Республика Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов исеменнән котлап, Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан юбилей медале тапшырырга килгән ярдәмчесе Ләйлә Фазлыеваны аксакал яхшы кәеф һәм... моннан ике ел элек кенә үзе тегеп кигән костюмнан каршы алды. Әле 100 еллыгына да гардеробын яңартырга исәбе юк түгел икән.
Табындагы сыйга күңел халәтен дә кушып, җыр суза ветеран:
Минем мәхәббәтем яшьләй кабынган...
Кайтам, кайтам туган ягыма
Сагынып көткән талларга...
Җыр белән дус булуның тагын бер сере ачыла. Баксаң, Салих Сәйдәшев белән бер урамда яшәп, гомерлек дуслар булган икән алар.
Салих аганың дөньясы түгәрәк - бер кызы, дүрт оныгы, 8 оныкчыгы бар. Бүгенге көндә ул оныгы Азамат һәм килене Лариса тәрбиясендә кадер-хөрмәттә яши. Бар да әти, дәү әти дип өзелеп торалар.
- Миңа тунны да, пальтоны да заманында әти тегә иде. Ул бер дә эшсез утырмады, - ди кызы Фирая апа.
- Безнең әти бик гадел, зирәк, шаян кеше. Кайвакыт: «Юри генә күземне йомып торып, кызларны күзлим әле», - дияргә дә мөмкин. Киленебез Лариса аны сабый бала тәрбияләгәндәй карый. Аңа карап сокланабыз. Лариса - шушы өйнең җаны. Кайда җылы - кеше шунда елыша бит, без барыбыз да шушы йортка агылабыз, - дип күтәреп ала кияве Шаһинур ага Мостафин.
Йөзьяшәр бабай янында булып та озак яшәүнең рецептын белми кайту дөрес булмас иде. «Бер тапкыр да аракы эчмәдем, тәмәке тартмадым - сере шунда», - ди. Яшьләр сүзен - янчыкка, картлар сүзен - капчыкка, ди. Салып куйыйк.
Фотода: «Ларисабыз әтине сабый бала тәрбияләгәндәй карый», - диләр туганнары.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading