16+

Салым түләүдән качкан

РФ Генераль прокуратурасында «Елабуга-Водоканал» ААҖ компаниясенең генераль директоры Вячеслав Ларионов дәүләткә салым түләми дигән шик туган. Сүз юк-бар сумма турында түгел, 3,2 миллион сум турында бара. Апрель аенда суүткәргечтә булган ике авария Алабуга шәһәренең меңләгән кешесен сусыз калдырган иде. Ул вакытта суүткәргечнең 85 проценты искергән дип табылды. Системаның нинди хәлдә...

РФ Генераль прокуратурасында «Елабуга-Водоканал» ААҖ компаниясенең генераль директоры Вячеслав Ларионов дәүләткә салым түләми дигән шик туган. Сүз юк-бар сумма турында түгел, 3,2 миллион сум турында бара.
Апрель аенда суүткәргечтә булган ике авария Алабуга шәһәренең меңләгән кешесен сусыз калдырган иде. Ул вакытта суүткәргечнең 85 проценты искергән дип табылды. Системаның нинди хәлдә булуын белсә дә, «Елабуга-Водоканал» ААҖ бернинди төзекләндерү эшләре дә башкармаган, хәтта ремонтка акча да бүлеп бирмәгән.
Компаниянең шундый зур җитешсезлекләре була торып, салым инспекциясеннән 3,2 миллион сум акча яшереп калдырган Ларионовка карата тикшерү эше алып барыла. Мәгълүматлар расланса, генераль директорга оешманың салым түләү өчен бүлеп бирелгән акчасын яшереп калу буенча җинаять эше ачылачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading