16+

Самолетлар каберлегендә

Соңгы көннәрдә халык «Казан» халыкара аэропортына оча торган самолетларга түгел… очмый торганнарына йөри. Аэропорт кырыенда Сабан туе диярсең: машина куярга урын юк, халык, хәтта әле тәпи йөри башламаган сабыйлары белән киләләр. «Самолетлар каберлеге» әнә шулай тиз арада популярлык казанды.

Кайчандыр авиация эталоны булган өч Ту-154М һәм бер Ил-62М самолетлары бер-бер артлы тезелеп басып тора. Элек бу җир тимерчыбык белән уратып алынган булган. Тимерчыбыкны алгач, бу популяр урынга әйләнә. Самолетлар фонында төшкән фотолар белән социаль челтәрләр тулды. Тапкырраклары фотога төшеп кенә калмый, бизнес та ясый. «Ташландык самолетлар янында фотосессия ясыйм» дигән белдерүләр еш күренеш хәзер. Бәяләре 1500 сумнан алып.

Ничәмә-ничә илләр гизгән бу «баһадир кошлар» янына килгәч, күкрәк кысып куя. Самолетны шулай якыннан күрү, аның һәр бүлеменә, аеруча пилот бүлмәсенә керү бәхете һәркемгә дә тәтеми бит. Халык самолет тирәсендә фотога төшеп кенә калмый, өстенә үк менә. Моның өчен махсус баулар да сузып куйганнар.

Тиздән КАИ ишегалдында да Ту-144 самолетыннан музей ясаячаклар. Димәк, аэропортка барып җитә алмаганнарның очкыч белән якыннанрак танышу мөмкинлеге бар.

Ә ташландык самолетларга килгәндә, «Казан» аэропорты аларны үз территориясеннән алу өчен судка мөрәҗәгать итмәкче. Аэропортның бу самолетларга бер катнашы да юк дип белдерә. Самолет күрергә килдем дип имгәнүчеләр булса да, моның өчен беркем җавап бирмәячәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading