16+

Сатучы бәяне үзгәртә аламы?

Сатучы бәяне үзгәртә аламы?

Сатып-алу килешүендә бер бәя күрсәтелгән, ә сатучы шул сумманы, безгә әйтми генә, үзгәртеп куйган, имеш, товарның бәясе арткан. Бу законлымы?

Айдар Фәхриев, Кама Тамагы.

Россия Гражданнар кодексы нигезендә, сатучы товарны кулланучыга тапшыргач, товар өчен чек сатып алучыга бирелгәч кенә, сатып-алу килешүе үтәлгән булып санала. Әгәр килешүне ике як та имзалаган икән, товар шул документта күрсәтелгән суммадан сатылырга тиеш. Закон нигезендә, сатып алучы нәкъ менә килешүдә күрсәтелгән сумманы түләргә бурычлы. Гражданнар кодексының 310нчы маддәсе нигезендә, килешүне берьяклы үзгәртергә ярамый. Шул исәптән товар бәясен берьяклы гына үзгәртү, арттыру да законны бозу булып санала. Бу очракта, сатып алучы товардан баш тартырга, сатучы үзгәрткән сумманы түләмәскә дә хокуклы, диделәр Татарстан дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органының кулланучылар базарын координацияләү һәм үстерү бүлегендә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading