16+

Сатучылар эссе көннәрне ярата

Җәйге эсселәр кешеләр өчен авырлык булып төшкән көннәрдә сәүдәгәрләрнең бизнесы «чәчәк атуын» күпләр белми дә торгандыр әле. Сәүдә кагыйдәләрен бозучылар бары бер генә нәрсәгә өметләнә: эсседән гарык булган кешеләр эш көне азагында кибеткә керәләр дә, кул астына эләккән азык-төлекне тиз генә җыеп, кондиционерлар эшләп торган өйләренә ашыгалар.

Сатучылар эссе көннәрне ярата

Җәйге эсселәр кешеләр өчен авырлык булып төшкән көннәрдә сәүдәгәрләрнең бизнесы «чәчәк атуын» күпләр белми дә торгандыр әле. Сәүдә кагыйдәләрен бозучылар бары бер генә нәрсәгә өметләнә: эсседән гарык булган кешеләр эш көне азагында кибеткә керәләр дә, кул астына эләккән азык-төлекне тиз генә җыеп, кондиционерлар эшләп торган өйләренә ашыгалар.

Ә өйгә кайткач ашыйсы ризыкларының яраклылык вакыты кайчан чыккан булуларына күпләр игътибар да итеп тормый. Нәрсә яшереп торасы, күпләребез, әле артык эссе булмаган гадәти көннәрдә дә ризыкның кайчан чыкканын аны ашап бетереп, савытын чүп чиләгенә ташлаганда гына карый бит.
Татарстан Республикасы Кулланучылар берлегенең инспекция бүлеге баш инспекторы-эксперты Наталья Королева сүзләренә караганда, эссе көннәрдә зур булмаган кибетләрдә һәм ваклап сату базарларында сәүдә кагыйдәләре аеруча нык бозыла. Мисалга, куертылган сөтне 0 градустан 10 градуска кадәрге температурада сакларга кирәк ди. Әмма ул базарларда һава температурасы 35 градус торган шушы эссе көннәрдә дә ачык һавада сакланды. Балык консервлары, кетчуплар белән дә шул ук хәл. Шушы көннәрдә Дементьев урамында урнашкан «Аяз күк» кафесын тикшерүләр генә дә коктейльләр ясау өчен Франциядән китерелгән сиропларның күгәрек белән каплануларын күрсәткән. Копылов урамындагы «Маяк» кафесында да кулланылу вакыты 11 көн элек чыккан сиропны коктейльләргә кушып ятканнар. Бу эшләрен сироп беткәнче дәвам иткән булырлар иде дә бит, тикшерүчеләр генә «кулларына суккан». Казан шәһәренең сәүдә кагыйдәләрен бозып эш итә торган гомуми туклану урыннары исемлегендә тагын Ибраһимов урамындагы «Барбекю» кафесы да бар. Биредә сатып алучыларга 32 көн элек сатудан алынырга тиеш булган «Русский дар» квасын «яңартып» тәкъдим иткәннәр. Латыш Укчылары урамындагы «Алар» ҖЧҖ ике ай элек чыгарып ташланырга тиеш булган голубцыларны, бәрәңге бөккәннәрен һәм сумсаларны әрәм итмәскә уйлаган. Шулай ук Татарстан һәм Даурия урамнарындагы «Магнит» кибетләрендә дә кулланылу вакыты чыккан азык-төлекләр табылган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading