16+

Сайлап кына алганым ла...

Казанда 2 ноябрь көнне ир-атлар аукционы уздырылачак. Бусы - икенчесе. Беренче аукцион 22 сентябрьдә үткәрелгән иде. Димәк, проект уңышлы гына эшләп киткән...

Сайлап кына алганым ла...

Казанда 2 ноябрь көнне ир-атлар аукционы уздырылачак. Бусы - икенчесе. Беренче аукцион 22 сентябрьдә үткәрелгән иде. Димәк, проект уңышлы гына эшләп киткән...

Беренче аукцион нәтиҗәләреннән күренгәнчә, теләгән ир-атың белән бер көн уздыру өчен көрәш хәйран каты барган. Сайлап алынган «лот» хатын-кызның бөтен теләген үтәячәк шул (интим һәм акча туздырудан кала, билгеле). Мисалга, кибет буйлап сумкаларыңны тотып йөриме, әбиеңнең бакчасында җир казышамы, этеңне йөртеп керәме - нинди эш кушасың инде... Ир-атлы бер көн өчен, җиңүче хатын-кызга шәхси вакытын сарыф итәргә туры киләчәк анысы. Минималь ставка - 5 минут. Әмма күңеленә ошаган ир кеше белән бер көн уздыру бәрабәренә хатын-кызлар хәтта берәр атна вакытларын да кызганмыйлар икән. Ә бу бер атнада исә алар инде үзләре теге ирнең бар теләкләрен үтәргә тиеш булалар. «Лот»лары да кызыгырлык шул - өйләнмәгән чибәр егетләр. Кандидатураларын аукционга кую өчен, алар да сынау уза: анкета тутырып тапшыралар, оештыручылар белән озаклап әңгәмә коралар. Оештыручы Олег Карпов сүзләренчә, әлеге аукционны үткәрү идеясе ялгызларны парлаштырырга теләүдән туган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading