16+

Сайлауларга рәхмәт!

Әле күптән түгел генә Яңа ел алды шаукымы, бәйрәмгә әзерләнү ыгы-зыгысы белән йөргән төсле идек, инде 2012 елның берничә көнен яшәргә дә өлгергәнбез. Туганнар-дуслар белән җыелышып, шампан шәраблы бәйрәм табыннары артында утырганда, бер-беребезгә уңышлар, бәхет-шатлыклар гына теләсәк тә, яңа елга зур планнар белән аяк бассак та, барысы да без уйлаганча...

Сайлауларга рәхмәт!

Әле күптән түгел генә Яңа ел алды шаукымы, бәйрәмгә әзерләнү ыгы-зыгысы белән йөргән төсле идек, инде 2012 елның берничә көнен яшәргә дә өлгергәнбез. Туганнар-дуслар белән җыелышып, шампан шәраблы бәйрәм табыннары артында утырганда, бер-беребезгә уңышлар, бәхет-шатлыклар гына теләсәк тә, яңа елга зур планнар белән аяк бассак та, барысы да без уйлаганча...


Бәяләр
Әйе, әйе, нәкъ тә сайлауларга рәхмәт! Чөнки узган елның декабрь башында узган сайлаулар тудырган массакүләм җәмәгатьчелек ризасызлыгы, митингларга чыгу, шулай ук март аенда президент сайлауларын үткәрәсе булу безне күңелсез үзгәрешләрдән яклап, бәяләрне авызлыклап тора.
Яңа елдан бәяләрнең барысы да артмады түгел, кайберләре үсте үсүен. Мисал өчен, поезд билетлары хакы 5-10 процентка, кайбер юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен штрафлар, бензинга акцизлар 29- 32,6 процентка кыйбатланды. Әмма боларның беренчеләре дә бик үк үлеп бетәрлек яңалыклар түгел, бензинга килгәндә, анысының бәясе дә кинәттән күтәрелмәячәк икән, чөнки ягулык станцияләрендә иске бәя белән сатып алынган бензин запаслары җитәрлек. Яңа елда алкоголь белән тәмәкенең дә бәяләре шактый өскә үрмәләячәк. Тик ул хәбәргә кайгырып утырырга кирәкми, аны, киресенчә, куанычлы яңалыклар рәтенә кертергә кирәктер.
Бәяләргә бәйле иң шатландырганы шул булды: яңа ел иртәсендә, инде ияләнеп беткәнчә, йортлар-фатирлардагы коммуналь хезмәтләр өчен дәүләткә тагын да тиешле булып уянып китмәдек. Торак-коммуналь хезмәтләргә бәяләр булачак сайлаулар аркасында гына элеккечә сакланганлыгын да, аларның кыйммәтләнүе июль башына планлаштырылганын да беләбез, әмма, кем әйтмешли, бүгенге көн белән яшәргә кирәк. Иң мөһиме - аларның яңа елны «җитәкләп» килмәүләрендә, аннары шунысы да бар: ярты елдан электр энергиясенең бәясе - 3, газныкы - 15, җылылыкныкы 6 процентка артачак дип көтелсә дә, хөкүмәт ул үсешнең илдәге шул көннәрдәге инфляция дәрәҗәсенә дә бәйләп хәл ителәчәген ышандыра.
Хезмәт хакы, пенсияләр
Сайлауларга рәхмәт! Рәхмәтнең монысы ил буенча хезмәт хаклары һәм пенсияләр артуга кагыла. Әйе, киләсе сайлауларга «әзерлек» булса кирәк, хәзер илдәге кайбер һөнәр вәкилләренең хезмәт хаклары шактый гына югары үрмәләп маташа. Мисал өчен, Россия полицейскийларының (сүз уңаеннан, яңа елдан илдә «милиция» сүзен куллану бөтенләе белән тыелды) хезмәт хаклары 1 гыйнвардан ике тапкырга, лаеклы ялга чыкканнарының пенсияләре бер ярым тапкырга артты. Яңа ел хәрбиләр өчен дә бу мәсьәләдә зур куанычлар бүләк итте: моннан болай алар 3 тапкырга артыграк хезмәт хакы, бер ярым тапкырга артыграк пенсия алачак.
Күргәнебезчә, полиция хезмәткәрләре белән хәрбиләргә яңа ел дөрестән дә яңа бәхетләр алып килде. Әмма илебез алардан гына тормый бит әле. Узган ел ахырында уздырылган бертөрле тикшеренүләр 2012 елда һәр дүртенче россияле хезмәт хакына күпмедер өстәмә алачак дигән нәтиҗә биргән иде. Бу беренче чиратта башкалада яшәүчеләргә кагылды. 1 гыйнвардан Мәскәү халкының минималь хезмәт хакы 400 сумга артты, Мәскәүдә минималь пенсия дә 11 меңнән 12 меңгә кадәр үсте.
Татарстанга килгәндә, 2011 елда 21605 сумны тәшкил иткән уртача хезмәт хакы быел 12 процентка кадәр үсеп, 22304 сумны куып җитәр дип көтелә. Казан мэриясе биргән мәгълүматлардан күренгәнчә, ел дәвамында эре оешмаларда хезмәт хакы 12 процентка, кечеләрендә 9,5 процентка артачак. Республикада пенсияләр дә бераз артырга тиеш.
Менә бит, яңа ел быел дөрестән дә матур гына башланып килә. Майя кабиләләре фаразы буенча кешелек тарихында актыккы ел булырга тиешле 2012 елның давыл-гарасатларсыз, зур һәлакәтләрсез, күңелсез хәлләрсез башланып китүе күңелгә тынычлык өсти. Быел хәтта ел башлары өчен гадәткә әйләнгән Украина белән газ өчен бәхәсләрне дә күзәтмибез. Шушы тынычлык ел буена сузылып, 2012нең ахыры да яхшы гына тәмамланыр, дип сизә йөрәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading