16+

Сайтта утырма, балаңны кайгырт!

Татарстанда алимент түләүдән качып йөрүчеләрне социаль челтәрләр аша эләктерә башлаячаклар. Балаларын карауга акча кызганучы күке аталарга көн бетә - аларның эзләренә хәтта «Фейсбук», «Вконтакте», «Мир друзей», «Одноклассники» сайтларында утырган чакларында да төшәргә мөмкин булачак.

Россия суд приставларының федераль хезмәте 50 сайт, форум, социаль челтәр һәм коммуникация программаларыннан торган исемлек төзегән. Бу исемлеккә кергән төркемнәр алименттан качып йөрүчеләрне, бурычлы затларны эләктерү эшендә аларга зур булышлык күрсәтәчәк. Бурычлыларны исемнәре һәм фотосурәтләре буенча эзләячәкләр. Кешенең профессиясе билгеле булса, эш тагын да җайлырак. Суд приставлары өчен файдалы сайтлар арасында Россия дәүләт сатып алулары буенча zakupki.gov.ru порталы һәм Россия авторлар җәмгыятенең rao.ru. сайты да бар. Шулай ук бурычлыларны тотып бирүгә ICQ, Skype, QIP коммуникация программалары да бер дә каршы түгел.
Татарстанда узган ел эчендә «Балаларны карауга түләнергә тиешле акчаларын түләми качып йөрү» маддәсе буенча 1061 эш кузгатылган булган. 774 алиментчыны җаваплылыкка тартуга ирешкәннәр. Алимент түләүдән качып йөрүчеләрне бер елга кадәр вакытка төзәтү яки мәҗбүри хезмәтләргә тартырга, шулай ук бер елга кадәр ирекләреннән мәхрүм итәргә мөмкиннәр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading