16+

Сәфәр чыксаң ерак юлга!

Юл газабы - гүр газабы, дигән борынгылар. Хәзер инде җәяү йөреп ул кадәр газапланулар юк. Ләкин сәфәрдә төрле күңелсез маҗараларга юлыгуың бик ихтимал. - 25 майдан 30 сентябрьгә кадәр «Курорт-2011» оператив-профилактика чарасы башланды, - диде кичә матбугат конференциясендә транспортта Казан линиясе эчке эшләр идарәсе (КЛУВДТ) җитәкчесе Наил Салехов.

Юл газабы - гүр газабы, дигән борынгылар. Хәзер инде җәяү йөреп ул кадәр газапланулар юк. Ләкин сәфәрдә төрле күңелсез маҗараларга юлыгуың бик ихтимал. - 25 майдан 30 сентябрьгә кадәр «Курорт-2011» оператив-профилактика чарасы башланды, - диде кичә матбугат конференциясендә транспортта Казан линиясе эчке эшләр идарәсе (КЛУВДТ) җитәкчесе Наил Салехов.

Узган елның җәйге чорында тимер юл транспортында (Казан линиясендә) 43 җинаять эше кузгатылган, шуның 53 проценты ачылган, эзләү дәвам итә.
- Сәфәрдә шәхси милкеңә битараф булырга, эчеп исерергә ярамый. Акчаларыгызны почта аша күчертегез. Кайбер кешеләр икешәр миллион сум акчаларын сумкада йөртәләр һәм җинаятьчеләр кармагына эләгәләр. Вокзалларда билгесез кешеләрнең әйберләрен сакларга яки каядыр илтергә алып калмагыз, төргәк эченә шартлаткыч яшерелүе ихтимал, - дип кисәтте милиция полковнигы Салехов. КЛУВДТ бу уңайдан пассажирларга саклык искәрмәсе (памятка) тарата.
- Казан - Мәскәү поездын полиция хезмәткәрләре озата, ерак рейсларга баручы составлар тикшерелә. Поезд һәм тимер юл уен мәйданчыгы түгел. Узган ел Мәскәүдән килгән спорт җанатарлары Казан командасын җиңү шатлыгыннан исерешеп, вагон түбәсенә кадәр менеп сикерешкәннәр. Егетләрнең берсен - Казан вокзалында, икенчесен Яшел Үзән станциясендә электр тогы сугып үтерде. Һәр пассажирга тагып куярлык санда хезмәткәрләребез юк. Узган җәйдә тимер юлда (поезд эчендә түгел) 18 имгәнү, 24 үлем очрагы теркәлде. Балалардан берәү имгәнде, ни аяныч, өчесенең гомере өзелде. Тимер юллар аша, аеруча поезд асларыннан чыгу катгый тыела, - диде Наил Зәйдулла улы.
Казан читендә тимер юллар тирәсенә чүп-чар түгү очраклары күзәтелә. Бу хәл Татарстанның дәрәҗәсен төшерә, янгын куркынычы да тудыра. Моннан ары шәһәр читенә, тимер юллар янына чүп түгүчеләрне КЛУВДТ хезмәткәрләре дә тотып, җаваплылыкка тарта башлаячак.
Транспортта берәр хәл була калганда, Казан линиясе эчке эшләр идарәсенең (843) 294-11-60 «ышаныч» телефонына шалтыратырга яки www.vuvdt.ru сайтына хәбәр җибәрергә мөмкин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading