16+

Шатланырга урыннары бар

Кәефләре яхшы вакытка туры килдем, дип уйлап куйдым, «Сурал-Строй» җаваплылыгы чикләнгән ширкәт җитәкчесе Рөстәм Илгиз улы Юсупов алып барган иртәнге җыелышка эләккәч. Бүлмәгә ширкәтнең инженер-техник хезмәткәрләре җыйналган. Сүз көндәлек эш турында бара. Җитәкче белән хезмәткәрләр арасында дусларча мөгамәлә урнашкан. Сүз арасында җитәкче шаян әйтемнәр дә куллана.

Кәефләре яхшы вакытка туры килдем, дип уйлап куйдым, «Сурал-Строй» җаваплылыгы чикләнгән ширкәт җитәкчесе Рөстәм Илгиз улы Юсупов алып барган иртәнге җыелышка эләккәч. Бүлмәгә ширкәтнең инженер-техник хезмәткәрләре җыйналган. Сүз көндәлек эш турында бара. Җитәкче белән хезмәткәрләр арасында дусларча мөгамәлә урнашкан. Сүз арасында җитәкче шаян әйтемнәр дә куллана.

Ә хезмәткәрләрнең кәефе яхшы булу җитәкченең «Капиталь ремонт-2011ел» программасы кысаларында алып барган максатчан эше нәтиҗәсе икән. Аның белән әңгәмә корганда исә яшь җитәкченең акыллы һәм үзгә фикерле булуына игътибар иттем. Телевизор экраннарыннан, интернеттан капиталь төзекләндерү белән шөгыльләнүче төзелеш оешмаларына карата гел тәнкыйть сүзләре генә ишетү бу өлкәдә эшләүче хезмәткәрләрдә стресс тудыра икән. Соңгысы исә аларның сәламәтлекләре какшауга һәм эш күрсәткечләренең түбәнәюенә китерә. Шуңа да «Сурал-Строй» ҖЧШнең җитәкчесе үзенең коллективында һәрчак уңай мохит булдырырга тырыша. 12 инженер-техник хезмәткәр һәм 35 төзүче, яхшы күрсәткечләргә ирешеп, «Капиталь ремонт-2011ел» программасы кысаларында 14 йортны төзекләндерергә тиеш бит! Йортларның берсе - Мәскәү, 13е Совет районында урнашкан. Әлбәттә, эшне төптән уйлап, оптимистик рухта оештыру аларны планда каралган вакытта файдалануга тапшыруда ярдәм итми калмас.
«Сурал-Строй» ҖЧШ капиталь ремонт кысаларында, подрядчы оешма буларак, инде менә берничә ел үзен яхшы яктан гына күрсәтә. Ә бит подрядчы оешма булу өчен «иләк аша үтәргә» кирәк. Дөресен әйтергә кирәк, күп кенә былтыргы подрядчы оешмалар аны үтә алмый төшеп калды.
Рөстәм әфәнде «Капиталь ремонт-2011ел» кысаларында башкарылачак эшләргә аерым тукталды. Совет районының Интернациональ урамында урнашкан 13 йортта суүткәргеч һәм канализация челтәре торбаларын алыштыру эшләре 10 майда төгәлләнергә тиеш икән. Бүгенге көндә анда электр челтәрләрен алыштыру эшләре дә алып барыла.
Моннан тыш, йортларның түбәләрен һәм фасадларын төзекләндерү дә планга кертелгән. Гагарин урамының 113 нче йортында исә, алда әйтеп үтелгән эшләрдән тыш, фатирларда һәм подъездларда җылыту приборларын алыштыру да каралган.
Рөстәм әфәнде йортларда капиталь төзекләндерү эшләрен башкарганда туа торган киртәләргә дә тукталды. «Беренчедән, төзекләндерү эшләре төзелешкә караганда күпкә авыррак һәм үзгә. Безнең эшебезне дәүләт комиссиясенә кадәр фатир хуҗалары йә кабул итә, йә итми бит. Кешеләрнең холкы төрлечә, алар арасында сугыш ветераннары, инвалидлар, авырулар, фатирларында яңа гына төзекләндерү эшләрен башкаручылар да очрый. Кайбер йортларда идән асты каты бөтенләй юк. Мондый очракларда төзекләндерү эшләрен беренче кат фатир идәннәрен ачып башкарырга туры килә. Фатир хуҗаларының канәгатьсезлекләре безгә аңлашыла да. Алар белән аерым да, җыелышлар җыеп та аңлатма эшләре алып барабыз. Миңа күп вакытта үземнең хезмәткәрләрнең генә түгел, төзекләндерү эшләре алып барылган йортларда яшәүчеләрнең дә «табиб»ы булырга туры килә. Кайвакытта яхшы сүз, җылы караш та арада туган салкынлык бозын эретеп җибәрергә мөмкин», - ди ул.
Әйе, мондый җитәкче белән эшләүче хезмәткәрләр беркайчан да авыр хәлдә калмас.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading