16+

Шатлыгы йөзенә чыкмаган

Олимпия уеннары арасыннан иң яраткан төрен - велосипедта ярышучыларны карап утыручы Марк Уорсфолд полиция хезмәткәрләренең тик торганда үзен җиргә бәреп егып, кулына богау салганнарын аңламый да калган. Баксаң, аны елмаеп утырмаган өчен кулга алганнар икән. Полиция участогында бармакларыннан тамга, кан анализы алып, төрле яклап фотосурәткә төшереп бетергәч кенә: «Ник велосипед...

Олимпия уеннары арасыннан иң яраткан төрен - велосипедта ярышучыларны карап утыручы Марк Уорсфолд полиция хезмәткәрләренең тик торганда үзен җиргә бәреп егып, кулына богау салганнарын аңламый да калган. Баксаң, аны елмаеп утырмаган өчен кулга алганнар икән. Полиция участогында бармакларыннан тамга, кан анализы алып, төрле яклап фотосурәткә төшереп бетергәч кенә: «Ник велосипед ярышы вакытында елмаеп утырмадыгыз?» - дигән сорауны биргәннәр аңа. Бактың исә, 54 яшьлек Маркта Паркинсон авыруы икән. Элеккеге солдат, хәзерге вакытта кул сугышы буенча тренерның, шушы авыруы сәбәпле, бит мускуллары өлешчә параличланган һәм ул, бик теләсә дә, шатлыгын йөзенә чыгара алмый икән.
Шушыларны аңлатып, озак кына полиция участогында утырырга туры килгән мескенгә. Җитмәсә, шул көнне кызына 9 яшь туласы булып, кунаклар көткәннәр алар. Ире бәйрәмгә дә өенә кайтмагач, Маркның хатыны Николя бик борчылган һәм иренең югалуы турында полициягә хәбәр иткән. Тренерның кулына бер сәбәпсезгә богау салган полиция хезмәткәрләре соңыннан Марктан түбәнчелек белән гафу үтенгәннәр, билгеле. Ә ул исә, үз чиратында, вакланып тормаган, тормыш булгач, төрле хәлләр була дип, гаеплеләрне кичергән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading