16+

«Шәфкатьле телефон»ның номеры – 112

«Шәфкатьле телефон» дип аталган хәйрия акциясе Өлкәннәр көне алдыннан башланып киткән иде.

«Шәфкатьле телефон»ның номеры – 112

«Шәфкатьле телефон» дип аталган хәйрия акциясе Өлкәннәр көне алдыннан башланып киткән иде.

Ул өлкән яшьтәге ялгыз кешеләргә кичектергесез хезмәтләр күрсәтү төймәсе булган кәрәзле телефоннар бүләк итүне күздә тота. Әлеге төймә ярдәмгә мохтаҗ булган ялгызларны социаль хезмәт күрсәтү үзәкләренә турыдан-туры тоташтыруны тәэмин итә. ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча киңәшчесе Татьяна Ларионова сүзләренә караганда, республикабызда 15 меңнән артык ярдәмгә мохтаҗ өлкән кеше яши. Шуларның 3,5 меңе исә тышкы дөнья белән гомумән бәйләнешкә керә алмый икән. Шул исәптән аларның гадәттән тыш хәлләрдә шалтыратып ярдәм сорарга телефоннары да юк. Республиканың барлык муниципаль районнарындагы әлеге 3,5 мең кешегә «хәвеф төймәсе» урнаштырылган «Шәфкатьле телефон»нар таратылды.
Акциянең икенче этабына килгәндә, анысы, бүген кулланыла торганыннан аермалы буларак, яңа елда гына гамәлгә ашырыла башлаячак. Хәзерге көндә «хәвеф төймәсе» ярдәмендә 112 номеры буенча шалтыратып, тиз килеп җитә торган хезмәтләргә хәбәр җибәреп булса, Яңа елдан соң бу төймәгә өлкәннәр өчен психологик ярдәм күрсәтү, торак-коммуналь хезмәтләр буенча консультация, участок табибы һәм социаль яклау бүлеге белән бәйләнеш хезмәтләре дә ялганачак. Татьяна Ларионова сүзләренә караганда, бу проект бер көнлек түгел, киләчәктә ул инвалидларга карата да кулланылачак икән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading