16+

Шәфыйк ага кызлары

Мин алар белән «Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының Сабада узган күчмә утырышында таныштым.

Шәфыйк ага кызлары

Мин алар белән «Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының Сабада узган күчмә утырышында таныштым.

«Ак калфак»ның өч энҗесе
Ара ераклыгы турында аларның үз фикере. Туган ягың, туган халкың, әниең туган нигез көтеп, җаннарны шунда тартып, чакырып торганда, чакрымнар меңнәр белән үлчәнсә дә, ара ерак була алмый. Шулай булмаганда, өч бертуган: Гөлнур, Рәйханә һәм Фәймә шундый озын юлга чыкмас иде. Яшьләре дә бар, өчесе дә лаеклы ялда, оныклар үстерә. Ә аралар чынлап та якын түгел. Рәйханә Казаннан 3000 чакрым ераклыктагы Кемерово каласында яши. Гөлнурлары тагын да ераграк - Иркутскида. Аңа башкалабызга 4500 чакрым узып килергә кирәк. Ә иң төпчекләре Фәймә - Улан-Удэда. Казаннан 5000 чакрым ераклыкта.

Башта Гөлнур апа белән аралашып киттек. Аны күрмәскә, аңа игътибар итмәскә һич мөмкин түгел. Ак костюмына тагылган медальләрен чыңлатып, түгәрәк уеннарда күбәләк булып биеде. «Картаямыни соң йөрәк?» - дип, моңлы җырлар да сузды. Бер карасаң, бик җитди, хәтта кырысрак та кебек ул. Аның 40 елга якын гомере Иркутскидагы педагогия университетында математика укытып узган. Ә хәзер - оныкларына таләпчән дәү әни. Оныклар да атаклы математиклар нәселенә тап төшерергә тиеш түгел!

Баландыштан - Себергә
Математикага хирыслык аларда туганчы ук булгандыр сыман. Мулла кызы булса да, дөньяви гыйлемне, бигрәк тә аның да иң төгәле, Гаусс әйтмешли, «фәннәр патшасы» булган математиканы сайлаган әниләре Гәүһәр ханым укырга теләге булган иренең дә белем алуына каршы килми. Кызларның әтиләре Шәфыйк ага башта педучилище, аннары Казан педагогия институтының физматын вакытыннан алда кызыл дипломга тәмамлый. Дөрес, соңгысын читтән торып укырга туры килә. Ләкин бу башлы һәм бик тырыш ирне, искәрмә ясап булса да, аспирантурага да алалар, ә инде аны да уңышлы тәмамлагач, Себергә - Кемерово шәһәренә эшкә җибәрәләр. Теләче районының Баландыш авылында зур, тату гаилә булып яшәп яткан (үзләренең өч кызлары янына алар иренең энесенең ятим калган улларын да алган булалар) Нотфуллиннарның эчәсе суларының калганы Себердә була. Берсенә - сигез, икенчесенә - тугыз, өченчесенә ун яшь чакта, авыл кызлары кинәт кенә бөтенләй ят мохиткә килеп эләгә. Башта алар, татарлар биредә без генә икән, дип тә уйлыйлар хәтта. Аннары чиратларда татарча сөйләшкәнне ишетеп, күп кенә шахтерларның татар булуын беләләр. Алар белән аралаша башлыйлар. Балаларының күңелен күз карашыннан аңлаган әниләре, үзенең яраткан эше - укытучылыкны ташлап, кызлары белән дәрес әзерли башлый. Башта мәсьәләне татарча чишәләр, аннары русчага тәрҗемә итәләр. Тора-бара кызларның рус теле шактый шомара. Туган телнең аксый башлавы әти-әнине тәмам борчуга сала. «Болай булса, болар туган телләрен оныта бит», - дип, әмәлен эзләргә тотыналар. Бик кызык һәм файдалы була табылган чара. Өйдә русча сөйләшкәнне ишетсә, әтиләре маңгайларына чиртә. Кыз башларыннан күпкән маңгай белән йөрмәсләр бит инде...

Ата мирасы
Кемерово педагогия институтында гомер буе югары математика кафедрасын җитәкләгән Шәфыйк ага һөнәрен өч кызына да мирас итеп тапшыра. Алар өчесе дә Кемерово педагогика институтының математика факультетын уңышлы тәмамлыйлар. Олы кыз Гөлнур Әхмәтшина - физика фәннәре кандидаты, доцент. Иркутск педагогия университетының физика-математика һәм информатика факультетында 40 елга якын белем биргән. Уртанчылары Рәйханә Григорьева - программист. Кемерово хисаплау үзәгендә, банкта эшләгән. Төпчекләре Фәймә дә - программист, Улан-Удэда яши.

Безнең татар ата-анасы сайлап, мулла кушкан исемнәрен үзгәртергә оста ул. Никадәр татар кызлары Галия, Гөлия, Раиләләр, урысларга әйтергә җайлы булсын дип, Галя, Гуля, Раяларга әйләнеп яшәп ята. Ә менә Шәфыйк аганың кызлары исемнәрен үзгәртү турында башларына да кертеп карамый. Монысы да әтиләре үрнәге. Кемеровога килгәч, аңа да исемең әйтергә авыр дип, Александр Николаевич булырга тәкъдим итеп караганнар. Ә ул ике тапкыр сөйләшергә урын калдырмаслык итеп: «Минем бер исемем бар, кушамат тагарга мин эт түгел!» - дип кистереп җавап биргән. Шуннан соң русларга да, башка милләт вәкилләренә дә, «телләрен сындырып» булса да, әйтергә өйрәнергә туры килгән. Әле ул гына да түгел, менә шундый милли тәрбия алып үскән кызлар тирәсендәге башка татар кызлары да Галя, Раялардан яңадан үз исемнәренә «кайткан». Хәтта халык арасында Володя буларак билгеле иренә дә мулла кушкан исемен кире кайтарткан Гөлнур ханым.

Ата-ана сабаклары
Кызлар әти-әниләренең тормыш дәресләрен гомер буе онытмый, шуларны хәзер оныкларына сеңдерергә тырышып яши. Иркутскидагы кызы Гөлнурга әтисе, бурятларның телен өйрән, дип киңәш бирә. «Нигә кирәк ул миңа, алар аны үзләре дә юньләп белмиләр әле», - ди кыз. Әти кеше дәшми генә тыңлап тора да, башын чайкап: «Син әле кайчаннан бирле ахмаклардан үрнәк ала башладың?» - дип сорап куя. Билгеле инде, кызга җирле халыкның телен өйрәнергә туры килә һәм бу аңа эшендә уңышларга ирешергә шактый ярдәм итә. Әниләре дә кызларына: «Белмим», - дип әйтмәгез, татарлар надан икән, диярләр. Сезгә карап милләтне бәялиләр», - дип, кечкенәдән татар булулары белән горурланырга, авырлыклар алдында каушап калмаска өйрәтә. Ә инде заманалар үзгәреп, мәчет-мәдрәсәләрнең ишекләре ачылгач, мулла кызы Гәүһәр абыстай Коръән укырга өйрәнәсе килгән милләттәшләребезнең беренче остазы була.

Әкияттәге өч кыз сыман
Әйе, мондый мәгърифәтле ата-ана тәрбиясендә үсеп башка төрле булып булмыйдыр да ул. Балачактан каннарына сеңдерелгән татарлык, үз милләтең, үз халкың белән горурлану, җаваплылык хисләрен әлеге өч кыз бүген башкаларга да җиткерергә тырышып яши. Алар өчесе дә - үз шәһәрләрендә «Ак калфак» хатын-кызлар оешмасының иң актив әгъзалары. Рәйханә Кемерово шәһәрендә татар-башкорт үзәгенең якшәмбе мәктәбендә татар теле укыта. Кызы белән оныгы - иң беренче укучылары һәм булышчылары. Укучылары арасында төрле милләт кешеләре бар.

Иркутскида яшәүче Гөлнур ханым: «Булды, бүтән Сабан туен оештырмыйм», - дип әйткәч, кызы елмаеп куя, чөнки әнисенең Сабан туйлары үткәрүдә 1991 елдан бирле башлап йөрүен, җәйгә чыгуга, бәйрәм мәшәкате белән чабып йөрисен яхшы белә. «Ак калфак»ның Сабада узган күчмә утырышында булган һәр нәрсәне күңеленә сеңдереп йөрде Гөлнур ханым. Кайткач, үзләрендә дә эшләп карарга кирәк булачак ул аңа. Болай да һәр чараны күңелле уздырырга тырыша ул. Тукай, Җәлилгә багышланган кичәләр балалар күңелендә истә калырлык итеп тәэсирле уза. «Бүләк» фольклор ансамбльләре, татар телен өйрәтүче мәктәпләре бар. Иң сөендергәне - тырышлыклары бушка китми: әлеге үзәккә йөргән яшьләр танышып, табышып, гаилә коралар. Аларның саны хәзер 20дән арткан. Үз кызы да ирен шунда тапкан.

Фәймә дә үзе яшәгән Улан-Удэда милли үзәкнең җаны - өлкәннәрне борынгыдан килгән һөнәр - чигү-тегүгә өйрәтә. Тагын бер хыял белән яши әле ул - якшәмбе мәктәбе ачып, туган телне өйрәтү. Ләкин өйрәтер өчен башта үзең әйбәт белергә тиешсең, дип, онлайн «Ана теле» мәктәбендә укый башлаган. Дөнья күргән бу ханым да бик кызыклы әңгәмәдәш. Ул бурят халкында ятимнәрнең булмавы хакында сөйләгәндә, бу халыкка карата күңелдә хөрмәт уянды. Алар нәселләрен арттыруга шуның кадәр әһәмият бирәләр, ди. Баласы булмаган гаиләләргә туганнарының бала табып бирүе гадәти күренеш икән.

Менә шулай, кайда гына торсалар да, ул халыкның гадәтләрен өйрәнеп, хөрмәт итеп, үзләренекен дә яраттырып, сакларга тырышып яши Шәфыйк ага кызлары. Туган яклары Сабага да кызлар өчесе дә яшәгән җирләрендә Сабан туйлары уздырып килгәннәр.

Төп нигездә
Кызыл Мишә авылындагы Гаттаровлар гаиләсендәге «Төп нигез» бәйрәме турында газетабызның 80нче санында язган идек инде. Шәфыйк абзый белән Гәүһәр абыстай кызлары да шушы зур данлы нәселнең өч вәкиле. Аларның әниләре Гәүһәр апа Гаттар мулла кызы булган. Шуңа күрә дә «Ак калфак» кунаклары белән төп нигезгә аяк басканда, Татарстанда туып, Себердә үскән кызларның дулкынлануын аңлавы кыен түгел иде. «Без монда өчәү», - дигән иде Гөлнур апа танышканда. Өченчесе Рәйханә апа безне шул төп нигездә каршы алды. Бәхет яшәүче бу йортның капкасыннан керүгә, үзебезне музейдагы кебек хис иттек. Шәфыйк аганың уңган-булган кызлары әниләренең туй күлмәген яңартып эшләгәннәр - һәрбер кәләш кызыгырлык. Ишегалдында ясалган күргәзмәдә ул да эленгән иде. Кунаклар аның янында озак басып тордылар. Челтәрләп бәйләнгән кулчатырлар, кофта-күлмәкләр дә күз явын алырлык. Ә шулай да иң гаҗәпләндергәне, сокландырганы - милли курчаклар булды. Алар үзләренең шәҗәрәләрен шулай ясаганнар, тарихи шәхесләребезне дә гәүдәләндергәннәр. Курчаклар барысы да милли киемнәрдән: читек-калфаклардан. Тукайның гыйшкы Зәйтүнә курчагын да күрдек. Өлкәдә узачак ниндидер бер мөһим чарада курчаклары белән катнашуын сорасалар да, Гөлнур ханым туган якка кайтуны өстенрәк күргән. Чакрымнар да куркытмаган аны. «Минеке ярый әле, Фәймә тагын да ераграк», - ди ул, елмаеп.

Тиздән Себер поезды Шәфыйк ага белән Гәүһәр абыстайның уңган-булган өч кызын үзләре торган шәһәрләргә: Кемерово, Иркутск, Улан-Удэга алып китәр. Өчесен дә бер поездда. Башта Рәйханә ханымны озатырлар, аннары Гөлнур ханым төшеп калыр. Бераздан Фәймә дә кайтып җитәр. Үзләренә кайтып җитүгә, яңа очрашулар көтеп яши башлар алар.


PS. Өч туганның кайсысы белән генә сөйләшсәм дә, туган телгә, туган халкына мәхәббәтне чит җирләрдә дә саклап кала алган әти-әниләренә рәхмәт әйтеп туя алмадылар. Аларга кушылып ул олы рәхмәтне мин дә әйттем, язманы укып чыккач, укучым да әйтер дип уйлыйм.


Рәсемдә: (сулдан уңга) Фәймә, Гөлнур, Рәйханә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading