16+

Шәүкәт Биктимеров каберенә һәйкәл-таш куелды

Яңа татар бистәсендәге зиратта СССРның халык артисты, К.Станиславский исемендәге һәм республикабызның Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләкләре иясе Шәүкәт Биктимеров каберенә һәйкәл-таш куелды. Артистның елмаеп утырган фотосын ташка уеп ясаган скульптор Дмитрий Кузнецовка биредә рәхмәт сүзләре яңгырады. Анда Шәүкәт абыйның бергә эшләгән сәхнәдәшләре чыгыш ясады. Татарстанның халык артисты Хәлим Җәләлов: «Безнең Г.Камал...

Яңа татар бистәсендәге зиратта СССРның халык артисты, К.Станиславский исемендәге һәм республикабызның Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләкләре иясе Шәүкәт Биктимеров каберенә һәйкәл-таш куелды. Артистның елмаеп утырган фотосын ташка уеп ясаган скульптор Дмитрий Кузнецовка биредә рәхмәт сүзләре яңгырады. Анда Шәүкәт абыйның бергә эшләгән сәхнәдәшләре чыгыш ясады. Татарстанның халык артисты Хәлим Җәләлов: «Безнең Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры «Үлгәннәрнең - каберен, исәннәрнең кадерен бел» дигән әйтемне онытмый. Татар халкы яшәгәндә бирегә юл өзелмәс», - дип белдерде. Аннары Хәлим абый мәрхүм рухына Коръән дә укыды.
Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Равил Шәрәфиев сәхнәдәшен: « Шәүкәт абый - бик бәхетле артист, тискәре рольләрне уйнаганда да аның сөйкемлелеге алга чыга иде. Ул, үз миссиясен үтәп, халык мәхәббәтен яулап китте. Без аның белән 33 ел партнерлар булып уйнадык. Аның күзләре җемелдәп тора иде. Шәүкәт абыйның исеме тарихта алтын хәрефләр белән язылыр», - дип искә алды. Татарстанның һәм Россиянең халык артистлары Ринат Таҗетдинов белән Әзһәр Шакиров та әлеге һәйкәлне күреп сөенүләрен җиткерделәр. «Мин - гомер буе Шәүкәт абыйның әтисен уйнаган кеше. Минем күңелдә дулкынлану һәм рәхмәт хисе», - диде Әзһәр абый.
Ш.Биктимеровның улы Искәндәр белән кызы Гүзәл дә, шундый таш эшләтүдә ярдәм иткәннәре өчен, Президент Р.Миңнехановка, Мәдәният министрлыгына рәхмәтләрен ирештерделәр. Шунысын да әйтергә кирәк, әлеге һәйкәл-таш Искәндәр Биктимеровның проекты буенча эшләнгән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading