16+

"Шәһри Казан" 25 еллык юбилеен 25 кешелек коллектив белән каршылады

25 еллыкның «кереш сүзе» шактый шау-шулы булды. Яхшы мәгънәсендә, әлбәттә. Ни өчен дигәндә, бәйрәмне каршылап, зур-зур бүләкләр белән әллә ничә төрле бәйге уздырдык.

"Шәһри Казан" 25 еллык юбилеен 25 кешелек коллектив белән каршылады

25 еллыкның «кереш сүзе» шактый шау-шулы булды. Яхшы мәгънәсендә, әлбәттә. Ни өчен дигәндә, бәйрәмне каршылап, зур-зур бүләкләр белән әллә ничә төрле бәйге уздырдык.

Шау-гөр килеп, Иске Татар бистәсендә казанлылар өчен Чәй бәйрәме оештырдык. Инде килеп - тантаналы юбилей кичәсе. Таныш-белеш арасында: «Сез кайчан эшләргә өлгерәсез соң?» - диючеләр дә байтак. Сер итеп кенә әйтик: теләк булса, йөрәк җитә ул.

Ю билей булгач юбилей инде... Бу, бер яктан, үткән­нәрне ­барлау булса, икенче яктан, газета яшәсен дип янып йөргән, бүгенге көндә аны тотып торучы журналистларның хезмәтен бәяләү дә булды ул. Һәм, әлбәттә, бәйрәмебез 25 ел дәвамында газета өчен җан атып яшәгән ветераннарыбыздан, шул гомер аны яратып укып килгән укучыларыбыздан башка, татар матбугатының әһәмиятен аңлап һәрдаим ярдәм итәргә әзер булган дусларыбыздан башка була да алмый иде. Шуңа күрә дә Тинчурин театрында узган тантанада да укучыларыбыз белән беррәттән республиканың матбугат чаралары мөхәррирләре, радио-­телевидение компания­ләре җитәкчеләре дә безнең бе­лән иде. Төрле оешма-предприятиеләр җитәкчеләрен, аларның вәкилләрен күрүебезгә дә шат булдык.

«Сәләт» проектлары җитәкчесе, Татарстан Фәннәр академиясе академигы Җәүдәт Сөләймановка; «Арча нефтепродукт» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять җитәкчесе Раиф Сибагатуллинга; Татарстан ветеринар һәм фитосанитар күзәтчелеге буенча Федераль хезмәте идарәсе җитәкчесе Нурислам Хәбиповка; Россия авыл хуҗалыгы үзәгенең Татарстан бүлекчәсе җитәкчесе Васил Минһаҗевка, форсаттан файдаланып, безгә теләктәшлек күрсәтүләре һәм ярдәмнәре өчен, олы рәхмәтләребезне җиткерәбез.

Кунак килсә, сый килә, ди безнең халык. Газетабызны чын-чынлап зурладылар. Безгә хөрмәт күрсәтеп, олылыклап, күчтәнәчләп кунакка килгән барлык дусларыбызга, каләмдәшләребезгә дә ихлас рәхмәтлебез.

Газетабызны юбилее бе­лән тәбрикләргә Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары, Татарстанның Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова да килгән иде.

- Шәһри Казан! Җыр кебек матур исем. Чыннан, ниндидер матур шигырьдән бер юл кебек. Үзенең шушы аһәңле исеме белән халык күңеленә керә газета. 90 нчы еллар, мәйданда халык азатлык, бәйсезлек таптыра. Әлбәттә, халыкның рухи лидерлары, журналист сүзе белән чыга мәйданнарга. Менә ул чорда аеруча җаваплылык иде журналист булып эшләү. Хәлим Гайнуллин, чынлап та, редакциягә бер дигән язучыларны, журналистларны җыя. Шундый җаваплы чорда халәтне тирәннән аңлап язардай, сәяси дәрәҗәдә әзер журналистлар кирәк иде. Алар табылды.

Алар милләтчеләр иде. Мин бу сүзләрне тирән мәгънәсендә ихтирам белән кулланам. Чынлап та, андый кешеләр кирәк иде. Чоры шундый иде, - дип, газетаның беренче елларын искә алып үтте Римма Атлас кызы. - «Шәһри Казан» үз кыйбласына тугры калды. Шуның өчен дә без аны яратабыз. Депутатларча әйт­сәк, соңгы елларда газетага яңа «чакырылыш» яшьләр килде. Газета нык кулларда бүген.

Юбилей уңаеннан журналистларыбызны, редакция хез­мәткәрләренең хезмәтенә дә югары бәя бирелде. Намуслы хезмәте һәм Татарстан Республикасының массакүләм матбугат чараларын үстерүгә керткән өлеше өчен баш мөхәррир Гөлнара Сабирова Татарстан Республикасы премьер-министрының Рәхмәт хаты белән; күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен коммерция директоры Зөлфия Хәлиуллина, баш бухгалтер Илнур Борһанов, компьютер версткасы операторы Наилә Галиева, баш мөхәррир урынбасары Динар Хәмидуллин, бүлек мөхәррирләре Дилбәр Гарифуллина, Эльвира Мозаффарова «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының Мактау грамотасы белән; бүлек мөхәррире Люция Хәбибуллина, бухгалтер Илсөяр Вәлиуллина, офис-менеджер Чулпан Каюмова, система администраторы Ильяс Фәттахов «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр.

Бүләкләрне «Тат­медиа» Татарстан Республикасы матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айрат Зарипов һәм «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Фәрит Шаһиәхмәтов тапшырды.

- Миңа барлык биш баш мө­хәррир белән дә эшләргә насыйп булды. «Без сезнең турында язабыз, хәзер безне карагыз» - бүгенге бәйрәмнең лозунгы итеп әлеге сүзләрнең сайлануы очраклы түгел. Бүген «шәһри»леләр чыннан да үзләрен күрсәтә. Киләчәктә газетаның 50 еллык юбилеен да билгеләп үтәргә язсын, - дип, котлау сүзләрен җиткерде Фәрит Шаһиәхмәтов.
Казан шәһәре мэриясенең җә­мәгатьчелек һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтә бүлеге җитәкчесе Сергей Лобов шәһәр мэры Илсур Метшин котлавын җиткерде.

- Соңгы елларда үсә барган мәгъ­лүмат ташкыны һәм конкуренция шартларында җитди, сыйфатлы газета чыгару җиңелләрдән түгел, әмма сез үзегезгә йөкләнгән вазифаны җиренә җиткереп башкарасыз. Бүген «Шәһри Казан», еллар дәвамында урнашкан традицияләрне саклаган хәлдә, республикабыздагы сәясәт, икътисад һәм мәдәният белән бәйле көнүзәк мәсьәләләрне төрле яктан һәм тирәннән яктыртуга зур игътибар бирә. Газетаның уңышын дөрес үсеш стратегиясе һәм үз эшенә бирелгән чын профессионаллар командасы да билгели, - диелгән әлеге тәбрикнамәдә.
Сүз уңаеннан, кайчандыр 50-60 кеше эшләгән «Шәһри»дә, кыек атып туры китерсәң дә болай булмас... 25 кешелек коллектив эшли бүген. 25 еллыкны 25 хезмәткәр белән каршылыйбыз!

Кичәнең ни дәрәҗәдә җылы, матур узуы, әлбәттә, алып баручылар белән җырчыларга бәйле. Камал театры артисты Эмиль Талипов белән Тинчурин театры гүзәле Резидә Сәләхова сәхнәгә үзләре белән яктылык, җылылык алып чыктылар. Ә концерт программасын Татарстанның һәм Россия­нең халык артисты Венера Ганиева ачып җибәрде. Аның укучылары, Татарстанның атказанган артистлары Марсель Вәгыйзов белән Раяз Фасыйхов тамашачыны сөендерде. Татарстанның халык артистлары Фердинанд Сәлахов, Миңгол Галиев, Татарстанның атказанган артисты Рәсим Низамов яңгыраткан җырлар һәркемнең күңел кылларын тибрәткәндер. «Шәһри Казан» белән бер көнне - 17 августта туган Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинованың, йөрәк аша үткәреп, «Гаепләмә» җырын башкаруы, халык артисты Зөфәр Билаловның «Ямщик» җыры күпләрне моңландыр­ды. Үзебезнең автор буларак та укучыларыбыз якын иткән Илсөя Бәдретдинова чыгышын да алкышларга күмделәр. Халык яратып өлгергән Ришат Фазлыйәхмәтов, Чулпан Йосыпова кебек җырчылар да сөендерделәр. Гармунчылар Айнур Моратов, Булат Хисмәтов, Азат Хәмидуллин уйнаганда, тамашачы чыгып биерлек булып утырды. «Сорнай» ансамбле исә бәйрәм кичәсенә үзгә бер ямь өстәде.

Камал театры артисты Ришат Әхмәдуллин исә 90 нчы еллар башында «Шәһри Казан»да эшләгән халык шагыйре Мөдәррис ­Әгъләмовның шигырен укыды:

Мин китәргә тиеш таңга чаклы,
Ә бу кичә кабатланачакмы?
Кабатланачакмы бу кичә?
Китә алмыйм шуны белмичә...

Нәкъ шигырьдәгечә, кабатлыйсы килгән рәхәт кичә булды шул...

Рамил Гильванов фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading