16+

«Шәһри Казан» хат ташучыларга шифаханәгә юллама бүләк итте (ФОТОЛАР)

Газетабызны халыкка таратучы, танытучы төп партнерларыбыз - почта хезмәткәрләре. Һәр авылның хат ташучысы психолог та, юрист та, кирәк икән шәфкать туташы, сердәшче, киңәшче дә.

Без аларның хезмәтләренең бик җаваплы икәнлеген аңлыйбыз. 2017 елның беренче ярты еллыгына язылу кысаларында "Шәһри Казан" газетасы район почта бүлекчәләре арсында конкурс игълан иткән иде. Җиңүчегә бүләккә "Волга" шифаханәсенә ике кешегә ун көнлек юллама вәгъдә иттек.

Нәтиҗә ясар көн дә җитте: бүгенге көндә "Шәһри Казан" газетасын иң күп укучы район - Арча булды. Шулай итеп, юлламаны Арчаның районара почта җитәкчесе Ирек Фәйзрахмановка тапшырдык. "Шәһри Казан"га иң күп яздыручы хат ташучыларны да билгеләдек. Балтач районының Арбор авылы почта бүлекчәсе хат ташучысы Чулпан Әүхадиева берүзе 63 данә, Арчадан Гөлшат Габдрахманова 53 данә газетага яздырган. Аларга бүләккә хат ташучы сумкалары бирелде.

«Шәһри Казан»га Telegramда язылыгыз

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading