16+

"Шәһри Казан" журналисты бүген Чистайда тереләй "күмелгән" хатын-кыз белән сөйләште

Бүген иртәнге якта Чистайда яшәүче Ирина Зотеева "Вконтакте" социаль челтәрендәге "Типичный Чистополь" төркемендә үзенең вафат булуы турында укып белгән.

"Минем үлемем турында репостны алып ташлагыз - мин исән! Үләргә җыенмыйм да!" - дип язып калдырган ул.

Без Ирина белән элемтәгә кердек. Иртән аның телефоны шартлар дәрәҗәгә җиткән булган: коты алынган туганнары, дуслары, танышлары бертуктаусыз шалтыраткан.

Прокуратурага барып, минем турында ялган хәбәр тараткан кешенең кем икәнлеген ачыкладым. Ул кеше, үлемем турында язып, реакциямә карамакчы булган, җитмәсә, социаль челтәрдәге шәхси битемне дә "җимергән" икән, хәбәр янына фотомны да элгән. "Типичный Чистополь" төркемен бик күп кеше укый (кичә аңа 41 919 кеше язылган иде - авт.), шуңа да теге бәндә хәбәрне кая җибәрәсен озак уйлап тормаган. Мин аның белән элемтәгә кердем, ул үзе өстеннән шикаять язмавымны үтенде. Төркем җитәкчеләренә дә, үлемем турында репостны алып атарга куштым, юкса, эшне болай гына калдырмам, дидем. Алып аттылар. Бу вакыйганы куркыныч төш сыман тизрәк онытасым килә, - дип сөйләде безгә Ирина.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading