16+

Штрафка акчаларыңны күбрәк ал

Автомобильдә тукталыш ясау яки куеп калдыру кагыйдәләрен бозган өчен штраф күләмнәре быелның 1 июленнән бермә-бер артты.

Штрафка акчаларыңны күбрәк ал

Автомобильдә тукталыш ясау яки куеп калдыру кагыйдәләрен бозган өчен штраф күләмнәре быелның 1 июленнән бермә-бер артты.

Мәсәлән, җәяүлеләр юл кичүендә һәм аңа 5 метрдан якын арада яки тротуарда тукталыш ясасаң, яки автомобилеңне куеп калдырсаң, әгәр дә юл билгеләре моңа рөхсәт бирмәсә, 1 мең сум штраф түлисең. Элек кисәтү ясала яки 300 сум штраф салына иде. Җәмәгать транспорты тукталышларында һәм аңа 15 метрдан якынрак туктасаң яки автомобилеңне куеп калдырсаң, шулай ук 1 мең сум штраф языла. Җиңел автомобильдән пассажирыңны тиз генә төшерергә яки утыртырга гына рөхсәт. Бу таләпне үтәмәгән өчен кисәтү ясала яки 100 сум штраф иде.
Трамвай юлында, шулай ук юл читеннән икенче рәттә туктау, автомобильне калдыру 1,5 мең сум бәягә төшәчәк. Тукталыш ясау яки куеп калдыруның тыелуы турында асфальтка төшерелгән билгене санга сукмасаң, 1,5 мең сум штраф түләтеп акылга утыртачаклар. Әгәр автомобилең башка транспорт чаралары хәрәкәтенә кыенлык тудырса, тоннельдә туктасаң, штраф - 2 мең. Моның өстенә, автомобилең штраф мәйданчыгына алып кителергә дә мөмкин. Санап үтелгән кагыйдәләрне бозган өчен Мәскәүдә һәм Санкт-Петербургта штраф күләмнәре 3әр мең сум. Әлеге шәһәрләрдә җәмәгать транспорты өчен аерымланган юл полосасыннан хәрәкәтләнсәң яки тукталыш ясасаң да 3 мең сум штраф каралган. Бездә ул 1,5 мең сум (элек кисәтү ясала яки 300 сум иде). Торак зоналарда транспорт чаралары өчен билгеләнгән кагыйдәләрне бозсаң, штраф 1,5 мең сум. Әлегә кадәр ул 500 сум иде.
Россия Федерациясе Административ хокук бозулар кодексының транспорт чарасын тоткарлау турындагы 27.13 нче маддәсенә үзгәрешләр кертелде. Тоткарланган транспорт чарасын күчерү һәм саклау чыгымнары хәзер административ хокукларны бозучы заттан түләттерелә. Автомобильне эвакуацияләү 1700 сум, штраф мәйданчыкта саклауның бер сәгате 59 сум.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading