16+

90 кг.нан авыррак булганнарга салым салырга җыеналар?

Россия Дәүләт Думасы депутатлары артык авырлык өчен өстәмә салым түләтергә дигән яңа канун проектын эшләргә җыена...

90 кг.нан авыррак булганнарга салым салырга җыеналар?

Россия Дәүләт Думасы депутатлары артык авырлык өчен өстәмә салым түләтергә дигән яңа канун проектын эшләргә җыена...

Социаль челтәрләрдә, мессенджерларда әнә шундый хәбәр таралды. Ләкин...

Биленең нечкә, авырлыгының артык булмавын, гадәттә, хатын-кыз кайгырта. Моның өчен алар төрле диеталар сайлый, тренажер залларына йөри.
Тиздән артык авырлыгы һәркемне нык борчырга мөмкин. Яңа канун кертеп, берничә куянны берьюлы атарга исәпләре. Беренчедән, артык симез кешеләр тротуарларга бик нык зыян сала икән. Ел саен ремонтларга туры килә, ди. Ә инде артык авырлыкның сәламәтлеккә зыянлы икәнен барыбыз да беләбез. Шикәр чире дә, йөрәк-кан тамыры авырулары да, башлыча, симезләр юлдашы.

«Артык авырлык – зарарлы!” – дип, гел әйтеп торганчы, салым түләтсәң, әйбәтрәктер шул. Чикләре дә билгеле инде. Хатын-кызлар – 70 , ир-атлар 90 килограммнан артса, кесәләрен капшап куйсыннар, акчасын әзерләп торсыннар, дип фаразлый халык ышанычлылары.

“Булмас димә, Россия бу!” – дияргә ашыкмагыз, мондый чараны дөньяның иң акыллы иле Япониядә кулланып караганнар инде. 40тан узганнарның бил әйләнәсен үлчәгәннәр. Үлчәнүчеләргә дә, үлчәүчеләргә дә бик уңайсыз булгангадыр, күрәсең, гомере озак була алмаган бу канунның. Хәзер кайбер аерым оешмаларда гына кулланалар, ди.

Әгәр дә бу яңа канун бездә кабул ителсә, һәммәбезгә дә бил каешларын тагын кысыбрак буарга туры киләчәге көн кебек ачык. Иң кыены татарларга булыр дип тә куркам. Чөнки безнең милли ризыкларның күбесе камырдан.

Ләкин... Ләкин бу хәбәр инде 2019 елда ук таралган булган икән. Димәк, бу юлы яңартканнар гына шуны. Фейк дими, ни диясең тагын?

 

Ә инде алай-болай бу яңа канун кабул ителә калса, теге симезләрдән салым итеп җыйган сумманы дөрес артык авырлык җыймаган дөрес яшәгән, дөрес ашаган ыспай гәүдәлеләргә бирергәдер? Ә нигә? Уйлап карасыннар. Симез халыкның да ачуы азрак чыгар иде.
 

 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Госдумада утыручылар бэтенесе дэ налог тули икэн,аллага шэкер

    Мөһим

    loading