16+

Сирена тавышын ишетсәгез, курыкмагыз!

28 июль көнне сәгать иртәнге 10нан 11гә кадәр Татарстанда гражданлык оборонасы әзерлеген тикшерү узачак. Республика җирлегендәге барлык электр сиреналары, тавыш көчәйткеч җайланмалар халыкның игътибарын таләп итүче сигнал җибәрәчәк. Кәрәзле элемтә операторлары, зур сәүдә үзәкләрендәге ОКСИОН һәм СЗИОНТ терминал комплекслары да чарага җәлеп ителгән.

Сирена тавышын ишетүгә, паникага бирелергә кирәкми, дип белдерә ТР буенча МЧС идарәсе. Электромеханик сиреналар тавышы «ВНИМАНИЕ ВСЕМ!» кисәтү сигналын аңлата. Шуннан соң халыктан телевизор-радиоларын кабызу һәм махсус хәбәрне тыңлау сорала. Туры эфирда бирелгән күрсәтмәләргә карап, нәрсә эшләргә кирәклеге ачыкланачак.
Татарстанда бүген 333 электр сиренасы бар, аларның күпчелеге эре оешмаларда урнаштырылган. Автоматлаштырылган системага кермәүче районнарда халыкка сигнал җиткерү өчен көчәйткеч тавыш җайланмасы булган машиналар кулланылачак.
Әлеге массакүләм чара соңгы тапкыр Бөек Ватан сугышы елларында уздырылган. «Халыкның 10-20 проценты гына сигналны ишетми калырга мөмкин. Хокук сакчыларының һәр фатир, һәр йорт саен кереп хәбәр итеп йөрү варианты да күздә тотыла. Сиренаны ишеткәч, радио-телевизорларын кабызсыннар да нәрсә хәбәр итүләрен тыңласыннар. Документ һәм акчаларны алып, урамга чыгарга күрсәтмә булырга мөмкин. Бу 2-3 минутлык эш», - дип белдерделәр журналистлар белән очрашуда.
Чара буенча туган сорау-тәкъдимнәрне 227-45-63 кайнар линия номерына хәбәр итәргә мөмкин. Тулырак мәгълүмат ТР буенча МЧС идарәсенең рәсми интернет сайтында урнаштырылган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading