16+

Сәлкешләр кино төшерә, сәясәттә кайный һәм Президент белән селфи ясый

фото: president.tatarstan.ru «Сәләт» лагерендә бер көн Биләр җирендә «Сәләт» өченче халыкара форумы узды. Ел саен бирегә республика, Россия төбәкләре һәм чит илләрдән иң талантлы яшьләр җыела. Аланда сине энергияләре ташып торган сәләтле яшьләр каршы ала. Алар һәрберсе үз эше белән мәшгуль, кояш астында кызынып ятарга вакытлары юк. Бер яктан «Раушан»лылар...

Сәлкешләр кино төшерә, сәясәттә кайный һәм Президент белән селфи ясый

фото: president.tatarstan.ru «Сәләт» лагерендә бер көн Биләр җирендә «Сәләт» өченче халыкара форумы узды. Ел саен бирегә республика, Россия төбәкләре һәм чит илләрдән иң талантлы яшьләр җыела. Аланда сине энергияләре ташып торган сәләтле яшьләр каршы ала. Алар һәрберсе үз эше белән мәшгуль, кояш астында кызынып ятарга вакытлары юк. Бер яктан «Раушан»лылар...

фото: president.tatarstan.ru

«Сәләт» лагерендә бер көн

Биләр җирендә «Сәләт» өченче халыкара форумы узды. Ел саен бирегә республика, Россия төбәкләре һәм чит илләрдән иң талантлы яшьләр җыела.
Аланда сине энергияләре ташып торган сәләтле яшьләр каршы ала. Алар һәрберсе үз эше белән мәшгуль, кояш астында кызынып ятарга вакытлары юк. Бер яктан «Раушан»лылар бию кабатласа, икенче якта Саба сәлкешләре үзләренең кичке чыгышларын әзерли.
Фестивальгә ел саен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның килүе күркәм традициягә әйләнеп китте инде. Быел ул сәлкешләрне 20 еллык юбилейлары белән котлады.
- «Сәләт»нең дәрәҗәсе елдан-ел үсә бара. 20 ел элек лагерь Арча районында башланып киткән иде. Ә бүген ул Татарстанда гына түгел, чит илләрдә дә яратып кабул ителә. Хәзер «Сәләт» Россия күләмендә яшьләргә иң яхшы аралашу, тәҗрибә уртаклашу мәйданчыгы булып тора. Сез республикабызның киләчәге, - диде Рөстәм Миңнеханов.
Президентыбыз Инстаграм челтәренә фотога төшәргә дә, сәлкешләргә автограф калдырырга да өлгерде. Кайберәүләргә Президент белән «селфи» (үзеңне-үзең фотога төшерү. - Ред) ясау бәхете дә насыйп булды.
Алан буйлап чатырлар тезелеп киткән, һәрберсенең үз исеме бар. Һәм, әлбәттә, кайсында да эш кайный. Әйтик, «Кодрак хан» чатырында Татарстанның төрле районнарыннан, Кырым Республикасыннан килгән делегацияләргә нетворкинг буенча мастер-класс оештырылды. Ул дуслар һәм танышлар ярдәмендә тормышта килеп чыкан төрле катлаулы мәсьәләләрне хәл итәргә өйрәтә.
«Кол Гали» чатырында «Free space» чарасы оештырылды. Монда сәлкешләр танылган шәхесләр белән аралаша алды, төрле лекцияләр тыңлады. Проект җитәкчеләренең берсе Альберт Шәкүров исә «Фән һәм чынбарлык» дигән мастер-класс оештырды.
- Фән бүген нинди система буенча эшли, бу өлкәдә ничек югалып калмаска икәнлеге турында фикерләшәбез, фән һәм эшмәкәрлелек кебек четерекле темаларны кузгатабыз. Россия күләмендә яшь галимнәргә каралган грантлар белән таныштырабыз, - дип сөйләде үз эшчәнлекләре турында Альберт.
«Корылтай» чатырында «Сәләт бүген, иртәгә», дигән темага гәп куерттылар. «Сәләт» ветераннары лагерьне үстерү буенча үз проектларын тәкъдим итте. Шулай ук Казанның IT-паркы сәлкешләргә үз мастер-классларын күрсәтте. Балалар проектлары белән танышып чыккач, Рөстәм Миңнеханов: «Татарстан Россиянең IT-башкаласы булачак», - дип белдерде.
Фестивальдә «Җисем» кинорежиссерлар мәктәбе эшләде. Сәлкешләр җиде көн дәвамында автор фильмнары төшерделәр. Алар «Мөселман кинофестивале» кысаларында үтүче балалар һәм яшьләр киносы номинациясендә күрсәтеләчәк.
«Белем сарае» чатырында БМОның яшьләр моделе - сәяси конференциясе узды. Яшьләр башта Казан шәһәренең Универсиада авылында үз проектлары өстендә эшләсә, 18 июльдә Биләр җирендә нәтиҗә ясадылар. Дөньяның 30 иленнән 100дән артык кеше катнашында барган чыгышлар, нигездә, инглиз телендә иде.
БМОның яшьләр моделе эше белән Президент та кызыксынды.
- Монда нинди проблемалар күтәрүегез шаккаттыра. Алар минем өчен дә бик авыр темалар. Фестиваль мохите, мондагы кешеләрнең дәрте сезне тагын да яңа идеяләр белән ялкынландырып җибәрер, - диде аларга Рөстәм Миңнеханов.
Әлеге проектта катнашкан балалар да эшләре турында яратып сөйли. Актаныш кызы Алинә Садыйкова генетик модификацияләнгән ризыкларны куллануга каршы проект өстендә эшләгән.
- Без мәктәп һәм урта белем бирү учреждениеләрендә модификацияләнгән ризыкларны тыюны яклы, - дип белдерде ул.
Африкадан килгән Бенин илчесе Анисет Габриэль Качофа «Сәләт» фестиваленә гомерлеккә гашыйк булуын әйтте.
- Татарстан, Россия яшьләре өчен мин бик шат. Аларга монда зур мөмкинлекләр ачыла. Яшьләргә үзләрен күрсәтү өчен уникаль мәйданчык бу. БМО яшьләр моделен генә алыйк. Сезнең балалар хәзердән үк глобаль проблемаларны чишәргә омтыла, конкрет тәкъдимнәр белән чыгыш ясый. Әгәр дә без, дипломатлар, бу яшьләр фикеренә колак салсак, дөньяда бер генә сугыш та булмас иде, - дип белдерде үз фикерен Бенин илчесе.
Илче киләчәктә «Сәләт» филиалын үзләрендә ачарга хыяллануын белдерде. Киләсе елга ул үз иленнән актив яшьләрне «Сәләт»кә җибәрергә ниятли.
«Сәләт»не кайберәүләр Селигер форумы белән чагыштыра. Әмма оештыручылар бу ике чараны чагыштыру дөрес түгел ди. Селигер иҗтимагый-сәяси юнәлештә эшләсә, «Сәләт» белем бирү функциясенә игътибарлы.

* Сәлкеш - сәләтле кешеләр.

фото: Шамил АБДЮШЕВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading