16+

“Сәләт” клубы районнар буйлап тарала (ФОТО)

Узган атнада "Сәләт" сәлкешләре тагын берничә районда артты. 9-12 декабрь көннәрендә "Идел" яшьләр үзәгендә икенче гамәли семинар үткәрелде.

“Сәләт” клубы районнар буйлап тарала (ФОТО)

Узган атнада "Сәләт" сәлкешләре тагын берничә районда артты. 9-12 декабрь көннәрендә "Идел" яшьләр үзәгендә икенче гамәли семинар үткәрелде.

Республиканың Актаныш, Буа, Әлмәт, Бөгелмә, Биектау, Зәй, Кукмара, Балык Бистәсе районнары, Яр Чаллы һәм Казан шәһәре, шулай ук Башкортстан Республикасының "Сәләт-Туймазы" клубы активистлары, Самарадан "Яктылык" мәктәбе укучылары биредә "Сәләт" дөньясын өйрәнеп, проект эшчәнлеге белән танышты.

"Сәләт" елдан-ел үсә, зурая бара, күп кенә җирдә безгә охшаш яңа оешмалар барлыкка килә. "Сәләт"нең бит үз исеме бар. Исеменә җисеме туры килсен дип, без белмәгән оешмаларны контрольдә тоту өчен оештырган семинар бу. Өч көн дәвамында без аларга "Сәләт" клубларын ничек оештырырга кирәклеген интенсив рәвештә аңлаттык, - дип белдерде "Сәләт" клубы президенты Айгөл Габдрахманова.

60ка якын укучы бу көнне оешманың төрле проектлары белән танышты, үз районнарында да андый чаралар үткәрергә өйрәнде. Балалар белән килгән җитәкчеләр дә "Сәләт"не төптән өйрәнгән кешеләр.

Без дә "Сәләт" хәрәкәтеннән читтә кала алмадык. Һәрбер бала сәләтле, ләкин шул сәләтне күрә һәм үстерә белергә кирәк. Безнең гимназиядә былтырдан бирле "Сәләт" клубы эшләп килә. Шушы кыска гына вакытта без бик күп төрле әйерләр башкарып чыктык. Узган җәй, без "Туган" як дигән фестиваль оештырдык. Мәктәптә дә төрле интеллектуаль чаралар оештырабыз, татар телен үстерү өчен тырышабыз, - диде "Сәләт-Әлмәт" клубы җитәкчесе Әнис Шәмсуллин.
Самарадан килгән "Яктылык" мәктәбе укучылары арасында исә "Сәләт"кә килергә чып-чын көрәш барган. Башта бер генә балага килергә рөхсәт итсәләр, ата-аналар соравын искә алып, форумга өч баланы җибәрергә булганнар.


Рус халкы арасында яшәгәнгә татар телендә рәхәтләнеп сөйләшә алмавыбыз борчый мине. Үзем дә ике бала анасы, ләкин кайвакыт балалар белән русча сөйләшеп китәм. Аннан үземнән-үзем оялам. "Сәләт"кә килгәч һәрвакыт татар телендә генә сөйләшәсем килеп китте. Мондый оешмалар балаларны милли рухта тәрбияләү өчен бик кирәк, - дип белдерде әлеге мәктәпнең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Инзилә Гиззатуллина.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading