16+

Соңгы күрешү булган икән

Татарстанның халык артисты Хәлил абый Мәхмүтовның безнең арадан китүенә инде бер ел вакыт узган. Хастаханәдән чыкканда табиблар аның озак яшәмәячәген әйтсәләр дә, туганнарының, танышларының ышанасы килми иде әле. Яшәү белән үлем арасында шактый көрәшергә туры килде аңа. Хәлил абый көчле рухлы, нык ихтыяр көче булган ир кеше иде шул. Узган...

Соңгы күрешү булган икән

Татарстанның халык артисты Хәлил абый Мәхмүтовның безнең арадан китүенә инде бер ел вакыт узган. Хастаханәдән чыкканда табиблар аның озак яшәмәячәген әйтсәләр дә, туганнарының, танышларының ышанасы килми иде әле. Яшәү белән үлем арасында шактый көрәшергә туры килде аңа. Хәлил абый көчле рухлы, нык ихтыяр көче булган ир кеше иде шул. Узган...

Әле хәзер дә театрга килеп керүгә, елмаеп: «Нихәл, якташ!» - дип, Хәлил абый каршы алыр сыман тоела. (Күрше районнардан булсак та, авыл аралары якын булганлыктан, шулай дип йөртә иде ул.)
Хәлил абый бала чагында үзләренә ябырылып килгән кайгы-хәсрәтләрне сөйләгәндә күзләрдән яшьләр тәгәри иде. Аның язмышы үзе бер китап язарлык. Ул авырлыкларны сабыр кичерә белгән. Әтисен көтеп гомер итү һәм аны таба алмый яшәү Хәлил абыйның гомерлек йөрәк ярасы булды. Үзенең чәчләренә чал кергәндә дә ул, әтисенең исән булуына ышанып, аны күрү хыялы белән яшәде.
Авырлыклар күреп үскән егеткә артист булганчы шактый тир түгәргә туры килә. Берничә ел элек Әлмәттә үзе эшләгән якларда булып кайтканнан соң, анда яшәүче халык өчен борчылып язган мәкаләсен безнең газетада бастырган иде ул. Хәлил абый гаделсезлекләргә беркайчан да битараф булмады, кешеләргә һәрвакыт кулыннан килгәнчә ярдәм итәргә тырышты. Тормышта изге күңелле, кешелекле булса, спектакльләрдә төрле холыктагы рольләрне уйнау насыйп була аңа. Тамашачы күңеленә ул - «Кыр казлары артыннан» спектаклендә - Малик, «Ташкыннар»да - Биктимер, «Башмагым»да - Кәрим, «Әниемнең ак күлмәге»ндә - Ислам һәм башка күп кенә образлары белән кереп калды. Заманында Казанда гына түгел, чит илләрдә дә төшерелгән «Исә Болгар җилләре» дигән фильмда аны тамашачы ике рольдә күрергә тиеш иде. Аның зәңгәр экраннардан күрсәтелмәвенә дә борчылып яшәде ул. Шуңа сөенде артист: аның гаиләләре белән берәр спектакльдә уйнау хыялы тормышка ашты. Берничә ел элек алар кызлары Ләйсән язган сценарий буенча төшерелгән «Уеннан уймак» телевизион спектаклендә бергәләп уйнадылар.
Ул балаларны бик яратты. Шуның өчен дә, үзен авыру аяктан екканчы, мәктәптән, укучылардан аерылмады. Гаиләдә дә хатыны Исламия апага яхшы ир, балаларына үрнәк ата, оныкларына өзгәләнеп торган дәү әти булды. Ул дөньялыкта Ходай каршындагы изге бурычларның берсен дә үтәп китте - хаҗ кылып кайту бәхетенә иреште.
Хәлил абый белән 46 ел бергә гомер иткән хатыны Исламия апа Мәхмүтова да, очрашкан саен, Хәлилен ничек сагынуын өзгәләнеп сөйли: «Кайда гына йөрсәм дә, тамашачы, туктатып, әле дә булса кайгымны уртаклаша. Хәлилнең бер генә минутка да исемнән чыкканы юк. Бакчада да һәр нәрсә аны искә төшереп тора. Без сәхнәдә дә, тормышта да гел бергә идек бит, аерылган булмады. Бер-береңне аңлый торган терәгеңне югалту бик авыр икән ул. Хәлил минем өчен бик кадерле кеше булган».
27 сентябрьдә Хәлил Мәхмүтовны туганнары, хезмәттәшләре, дуслары бергәләп искә алдылар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading