16+

Соңгы өмет шунда иде...

Бар нәрсә дә акчага корылган чорда яшибез. Казанда хәтта бәдрәфкә кереп чыгу да түләүле. Баштарак авылга кайтып сөйләгәч, аптырыйлар иде. Хәзер ияләштеләр. Базарларда аның бәясе - ун сум. Ә менә башкала үзәгендәге «Кольцо» сәүдә-ял итү комплексында 20 сум ясадылар. Ә моңарчы анда керү бөтенләй бушка иде...

Дөресен генә әйткәндә, «Кольцо»да халыкның гел күп булуының төп сәбәбе - анда бәдрәф бушка булуда. Менә шуңа күрә, Казан үзәгендә урын таба алмаучылар барысы да бирегә керде. Нәкъ бер спектакльдәгечә инде, качкан ат милиция будкасы янына килми, ашаган җиренә бара, дигәндәй... Халык бигрәкләр дә үз итте шул әлеге бинаны.
Бушка булгач, бәдрәф ишеге төбендә еш кына чиратлар да җыелгалый иде. Кайберәүләр хәзер, 20 сум акчаларын җилгә очырмас өчен, шул бина астындагы машиналар кую урынына төшәләр. Дусларымның әйтүләренә караганда, хәзер ял итү урыннарында гына түгел, изге дип саналган дини урыннарда да бәдрәфләр түләүле. Мәсәлән, Раифа монастырь-тыюлыгы.
Башкалада, чыннан да, бәдрәфләр белән мәсьәлә бик катлаулы тора. Әгәр бушка икән, чисталык юк. Түләүлеләре иртәнге уннан кичке алтыларга кадәр генә эшли. Ә ял көннәрендә бөтенләй ябык.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading