16+

Сорауларың булса, шалтырат

Сезне хәрби хезмәткә чакырылыштан азат ителү, армиягә бару вакытын кичектереп тору мәсьәләләре кызыксындырамы, медицина тикшеренүен үтү нәтиҗәләре буенча сорауларыгыз бармы яки чакырылыш комиссиясе карары белән килешмисезме? ТРда кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил ТР Президентының ришвәтчелеккә каршы көрәш сәясәте мәсьәләләре буенча идарәсе белән берлектә оештырган «кайнар линия» телефонына шалтыратыгыз.

22 октябрьдән алып 31енә кадәр хокукый ярдәм күрсәтү һәм хәрби хезмәткә чакырылганда гражданнарның хокукларын саклауны тәэмин итү максатыннан «кайнар линия» эшли башлаячак. «Кайнар линия» эшендә ТР Хәрби комиссариаты хезмәткәрләре һәм ТР Яшь юристлар союзы әгъзалары да катнашачак. «Кайнар линия» уздыру чорында ТРда кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппаратының квалификацияле хезмәткәрләре хәрби комиссариатлар хезмәткәрләре тарафыннан законсыз гамәлләр кылынган очракта яки хәрби хезмәткә чакырылышка бәйле башка сораулар туганда чакырылыш комиссияләре эшчәнлеге буенча аңлатулар алып барырга әзер.
Эш көннәрендә сәгать 10.00дән 17.00гә кадәр түбәндәге телефоннар буенча шалтыратыгыз:
8 (843) 236-40-17, 8 (843) 236-40-51, 8 (843) 236-40-62

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading