16+

Сорый белеп сорасаң...

Интернетта «Халык контроле» дип аталган Татарстан Республикасының дәүләт серверы үзенең уңай нәтиҗәләрен бирүен дәвам итә. Чөнки биредә татарстанлылар үзләренең моң-зарларын дәлилләр белән исбатлап күрсәтә (фотолар). Хакимияттәгеләр дә, үз чиратында, мондый кычкырып торган тәртипсезлекләргә күз йомып кала алмыйлар. Мисалга, Арча районын китерергә мөмкин. Биредә халык белән хакимият арасында, башка районнар белән...

Интернетта «Халык контроле» дип аталган Татарстан Республикасының дәүләт серверы үзенең уңай нәтиҗәләрен бирүен дәвам итә. Чөнки биредә татарстанлылар үзләренең моң-зарларын дәлилләр белән исбатлап күрсәтә (фотолар). Хакимияттәгеләр дә, үз чиратында, мондый кычкырып торган тәртипсезлекләргә күз йомып кала алмыйлар.
Мисалга, Арча районын китерергә мөмкин. Биредә халык белән хакимият арасында, башка районнар белән чагыштырганда, шактый яхшы мөгамәлә. Барлыгы алты хат килгән, шуларның икесе инде уңай якка хәл дә ителгән, тагын дүртесе эшләнүдә. Хәл ителгән проблемаларның берсе пандуслар белән бәйле. Арчалылар район үзәгендәге Совет урамында урнашкан тротуарда баскычлар янәшәсендәге пандусның начар хәлдә булуыннан зарланганнар, зарларын дәлилләп, фото да беркеткәннәр. Инвалидларга, бала коляскасы тартып йөргән кешеләргә, йөк ташучыларга бик уңайсыз икән.
Нәтиҗәсе артык көттерми: пандусны яхшылап төзекләндерәләр, асфальтлыйлар, тигезлиләр һәм тотынгычларны да, чистартып, матур төскә буяп куялар. Моннан соң нәрсә әйтәсең инде: сорый белеп сорасаң, диләрме әле?!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading