16+

«Совет циркы» XXI гасыр шоуын күрсәтә

Казан циркында 13 сентябрьдә кичке 18.00 сәгатьтә ятим балалар, интернатлар, балалар йортларында һәм республиканың социаль приютларында тәрбияләнүчеләр өчен «Совет циркы. XXI гасыр шоуы» хәйрия акциясе үтәчәк.

«Совет циркы» XXI гасыр шоуын күрсәтә

Казан циркында 13 сентябрьдә кичке 18.00 сәгатьтә ятим балалар, интернатлар, балалар йортларында һәм республиканың социаль приютларында тәрбияләнүчеләр өчен «Совет циркы. XXI гасыр шоуы» хәйрия акциясе үтәчәк.

Аны ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге хәйрия эшчәнлеге мәсьәләләре буенча республика советы «Интерцирк» эстрада-цирк берләшмәсе белән берлектә үткәрә. «Совет циркы» программасының премьерасын 2400 бала түләүсез нигездә тамаша кылачак. Халыкара цирк фестивальләрендә күпсанлы призларга лаек булган һава гимнастлары, акробатлар программада номерларын саклану чараларын кулланмыйча гына башкарачаклар. Виталий Смольский өйрәтә торган Алжир арысланнары катнашындагы номерлар - программаның үзәген тәшкил итә. Смольский аттракционында ана арысланнар өчен бик авыр булган эшләр дә бар. Юлбарыслар һәм леопардлар өчен ярыйсы ук җиңел тоелган биремнәрне, мисалга, арт аякларда йөрүне ана арысланнар һич яратмыйлар. Әмма өйрәтүчеләренә тешләрен ыржайтып, алгы аяклары белән кизәнә-кизәнә булса да, алар аркаларында да аунаячак, янып торган боҗра аша да
сикерәчәк, өйрәтүчеләренең муенына кыстырып куелган итне дә ашаячаклар. Биредә балалар дөньядагы бердәнбер трюк - экзотик хайваннарны өйрәтә торган Сергей Тарантинның крокодил белән үбешкәнен дә күрә алачаклар.
Оештыручылар bili74@mail.ru электрон адресына балалар рәсемнәрен дә көтеп калалар. Рәсемнәр барысы да сайтка урнаштырылачак. Казанның иң яхшы 15 рәссамы исә әлеге шоуга чакыру билетлары алачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading