16+

Өстенә шкаф ауган

Казанда балалар бакчасында бер сабый өстенә шкаф ауган.

Өстенә шкаф ауган

Казанда балалар бакчасында бер сабый өстенә шкаф ауган.

Балалар урамга чыгарга җыенганда, алты яшьлек бер бала шкаф ишеген кинәт кенә үзенә таба тартканда шкаф ава башлый. Малай читкә сикереп өлгерә, ә Алия, аңа арты белән басканлыктан, күрми кала. Шунда аның өстенә ярты метрлы шкаф ава. Балаларның куркып кычкырган тавышларына тәрбияче килеп җитә. Ул шкафны үзе генә күтәреп карый, тик, авыр булганга, булдыра алмый. Тиз генә каравылчыны чакырып китерә. Берничә минуттан инде баланы шкаф астыннан чыгаралар. Соңыннан ачыкланганча, шкаф диварга бөтенләй беркетелмәгән була. Бәхеткә, кызның сәламәтлегенә зыян килмәгән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading